1 апрельгә кадәр «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына арзанрак бәядән язылып калырга була

Беренче апрельдән газета-журналларга бәяләр кискен артачак. Бу почта һәм типография чыгымнары күтәрелү белән бәйле.

Хөрмәтле укучылар, сезнең дә яраткан журналларыбыздан аерыласыгыз килмидер. Шуңа күрә дә 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен басмаларга 1 апрельгә кадәр элекке бәяләрдән язылып калырга киңәш бирәбез. Ягъни «Мәгариф»не — 396, «Гаилә һәм мәктәп»не — 288, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектын 654 сумнан яздырып ала аласыз.

Шулай ук «Электрон подписка» системасы аша да яраткан журналларыбызны укып була.

Добавить комментарий