1 июньдә Татарстан Милли музеена балалар өчен керү бушлай булачак

1 июньдә Татарстан Милли музеенда  Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда — кояш” исемле бәйрәм була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада:

— «Сабантуй» халык бәйрәме.  Балалар кызыклы уеннар һәм ярышларда катнашачак;

— музей дәресе: балалар музей персонажы Диез белән борынгы уен кораллары, тавыш үзенчәлекләрен өйрәнәчәк, үзләре дә музыка коралы эшләп карый алачак;

— балалар өчен төрле чорлардагы йортлар төзү турында  дәрес оештырыла, алар үзләре дә кәгазьдән өй ясап карый ала;

— “Безнең шәһәр тарихы” исемле мастер-класста авторлык открыткалары ясау мөмкинлеге булачак.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

Добавить комментарий