1 сентябрьдә илнең барлык мәктәпләрендә Россия үсешенә багышлаган тематик дәрес узачак

1 сентябрьдә илнең барлык мәктәпләрендә «Киләчәккә омтылган Россия» дигән тематик дәрес узачак. Ул ил үсешенең иң мөһим юнәлешләренә багышланган. Дәресләр 1 сыйныфтан башлап, төрле яшьтәге укучылар өчен узачак.

Укытучыларга Россиядә инновацион икътисадны үстерү, ил территориясен һәм киңлеген үзләштерү, табигатьне саклау, фән һәм технология, дәүләт иминлеге һәм сәясәте турындагы темалар тәкъдим ителә.

Добавить комментарий