Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара

Хөрмәтле педагоглар! "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем...

Хөрмәтле педагоглар! "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырыла.


Бәйгедә Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесендә Катнашучының “Мәгариф” журналына яки аның электрон версиясенә 2015 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.


Бәйгегә килгән эшләр белән биредә танышып була.



10 көннән (30 июньдә 23:59 сәгатьтә) "Авыл укытучысы-2015" бәйгесенә эшләр кабул итү туктатыла!
Конкурста катнашырга соңга калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ