Логотип Магариф уку
Цитата:

15 татар теле укытучысы Татарстанны саклап кала алмаячак

Татар интеллигенциясен саклап калу өчен татар гуманитар университетын яңадан булдырырга кирәк. Татар филологиясе кафедрасындагы бюджет урыннарда укучы 15 татар теле укытучысы гына безне саклап кала ал...

Татар интеллигенциясен саклап калу өчен татар гуманитар университетын яңадан булдырырга кирәк. Татар филологиясе кафедрасындагы бюджет урыннарда укучы 15 татар теле укытучысы гына безне саклап кала алмаячак, дип саный «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов. 


DSC_0633


«Университетны яңа баштан булдырырга туры киләчәк. Белгәнегезчә, гуманитар университет биналары КФУга күчерелде, димәк, яңалары кирәк булачак. Университет биналарын, тулай торакны ачык кырда төзергә кирәк булачак. Әлегә татар журналистларын, филологларны, тарихчыларны әзерләүче югары белем учагы  юк. Төрле өлкәләрдә эшләүче татар зыялылары тәрбияләргә кирәк дип саныйм», – диде Илшат Әминов.
Бу турыда ТНВ каналы җитәкчесе матбугат конференциясендә әйтте.«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында махсус грантка конкурс игълан итте. Аны откан укучылар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  милли журналист һөнәрен бушлай үзләштерәчәк һәм телевидениедә эш белән тәэмин ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ