Логотип Магариф уку
Цитата:

20 меңгә якын кеше җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча вакытыннан алда БДИ тапшырачак

Россиядә 20 меңнән артык кеше 7 апрель көнне вакытыннан алда җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы язачак, дип хәбәр итә Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы.Җәмгыять белеме буенча БД...

Россиядә 20 меңнән артык кеше 7 апрель көнне вакытыннан алда җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы язачак, дип хәбәр итә Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы.



Җәмгыять белеме буенча БДИда катнашуга гаризаны 17,5 меңгә якын укучы тапшырган. Рус әдәбияты буенча сынауны вакытытннан алда 3,2 мең кеше узарга карар кылган.


Мәгариф күзәтчлеге ведомствосы төбәкләрдә имтихан барышына иҗтимагый күзәтүчеләр һәм ведомство хезмәткәрләре күз-колак булачак. Барлык имтихан уздыру пунктларында онлайн режимда видеокүзәтү оештырылачак, контроль-үлчәм материалларны аудиторияләрдә бастыру һәм җаваплар бланкларын шунда ук сканлаштыру технологияләре кулланылачак.


Җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан сынау нәтиҗәләрен катнашучылар 18 апрельдән дә соңармыйча беләчәк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ