Логотип Магариф уку
Цитата:

2015 елда “Мәгариф”нең беренче саны башлангыч мәктәпкә багышланды

Агымдагы яртыеллыкка “Мәгариф” журналының электрон версиясенә язылучылар бүген 2015 елның 1 нче санын инде укый ала. PDF-файл аларның шәхси кабинетларына күчерелде. Гыйнвар журналының төп темасы «Башл...

январь анонсАгымдагы яртыеллыкка “Мәгариф” журналының электрон версиясенә язылучылар бүген 2015 елның 1 нче санын инде укый ала. PDF-файл аларның шәхси кабинетларына күчерелде. Гыйнвар журналының төп темасы «Башлангыч мәктәптә федераль дәүләт белем бирү стандартлары» («ФГОС в начальной школе») булды.


“Мәгариф” журналының 1 нче саны башлангыч сыйныф укытучылары өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булыр. Г. Хәмитованың “В чем проблемы внедрения ФГОС начального общего образования?”, Л. Мирошниченко, О.Мусинованың “Реализация ФГОС НОО в Республике Татарстан: мониторинговые исследования” материаллары педагогларга яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларының асылына төшеренергә ярдәм итәр.


Популяр авторыбыз, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Вафинның “Бала мәктәпне нигә яратмый?” язмасы укучыларыбызның игътибарын җәлеп итәр.


Бу санда методика һәм практика бүлекләре бик бай бирелгән. “Башлангыч мәктәптә “Уку. Текст белән эш” дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру”, “Современные требования к подготовке учителя начальных классов”, “Дивергентный подход к обучению: проблемы и возможности реализации в начальной школе” методик материаллар, “Проектно-исследовательская деятельность младших школьников с использованием технологии ТРИЗ (Мастер-класс)”, “Распространенные и нераспространенные предложения (Русский язык. II класс)”,”Проектная деятельность на уроке литературы”, ”Нәкый Исәнбәтнең «Куянкай» шигырен яттан өйрәнү (3–4 яшьлек балалар белән сөйләм үстерү эшчәнлеге)” кебек практик материаллар башлангыч сыйныф укытучыларына файдалы булачак.


Шулай ук Халыкара туган тел көненә әдәби-музыкаль композиция, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә сыйныфтан тыш чара – сез көтеп алган материаллардан булыр дип уйлыйбыз. 2015 елга истәлекле даталар, әдәби календарь һәм “кайнар элемтә”гә килгән сорауларга җаваплар эшегездә куллану өчен уңай булыр.


Басма вариант типографиягә тапшырылды, 20 гыйнварда ул почта бүлекләренә тарала башлаячак. 2015 елның беренче яртысына “Мәгариф”нең электрон версиясенә язылучылар исә аны бүген үк укый ала.


Электрон версиягә язылу тукталмый. Шул исәптән һәр санга аерым-аерым да язылырга мөмкин. (Хәер, бу очракта бәясе тулы яртыеллыкка язылуга караганда кыйммәткәрәк чыгачак.) “Мәгариф” журналының 2015 елдагы беренче санының электрон версиясенә язылу өчен http://magarif-uku.ru/subscription/ адресы буенча “Электронная подписка” бүлегенә керергә кирәк. Шунда «Мәгариф» № 1, 2015” санын эзләп табасыз да “Оформить подписку” кнопкасына баскач, журнал өчен түләү сәхифәсенә күчәсез; банк картасы яки телефон аша түләү шунда башкарыла. Электрон версия өчен түләгәннән соң, ул шәхси кабинеттагы “Мои поступления” бүлегенә күчерелә. Бу ярты елга “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”нең электрон версияләренә һәм “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына шул ук рәвешле язылырга мөмкин. Электрон версиягә язылучылар журнал битләрен “әйләндереп” тә укый ала.


"Мәгариф" журналының гыйнвар, №1 (947) санның эчтәлеге


Төп тема – «Башлангыч мәктәптә федераль дәүләт белем бирү  стандартлары» («ФГОС в начальной школе»)


АНАЛИТИКА


ХАМИТОВА Г. В чем проблемы внедрения ФГОС начального общего образования?
МИРОШНИЧЕНКО Л., МУСИНОВА О. Реализация ФГОС НОО в Республике Татарстан: мониторинговые исследования
ВАФИН Ф. Бала мәктәпне нигә яратмый?


МЕТОДИКА


ТРОФИМОВА С. Чор һәм мөгаллимлек
НӘБИУЛЛИНА Ф. Милли культураның рухи-әхлакый байлыгы нигезендә тәрбиянең аксиологик моделе (Әхлакый тәрбия программасы проекты)
СӘГЪДИЕВА И. Башлангыч мәктәптә «Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру
ШАКИРОВА Л., ГАРИФУЛЛИНА В. Современные требования к подготовке учителя начальных классов
ЗАКИРОВА В., САБИРОВА Э., ГРОМОВА Ч. Дивергентный подход к обучению: проблемы и возможности реализации в начальной школе


ПРАКТИКА


ХАЙРУЛЛИНА А. А.Гайдар «Чук и Гек» (Литературное чтение. II класс)
ХУСАИНОВА Г. Грибы (Окружающий мир. II класс)
ИБРАҺИМОВА Э., ГАЛӘВЕТДИНОВА Л. Дуслык белән көчле без (Р. Вәлиеваның «Дуслык» шигыре буенча әдәби уку дәресе. I сыйныф. Татар төркеме)
ЛАТЫЙПОВА Р. 4 саны һәм цифры (Математика. I сыйныф)
ХӨСНЕТДИНОВА Р. «Кышка сәяхәт» (Татар теле. I сыйныф, рус төркеме)
СӘЛӘХОВА Р. Гариза язарга өйрәнәбез (VII сыйныфта эш кәгазьләрен өйрәнү дәресе)
ЕЛИСТРАТОВА Э. Проектно-исследовательская деятельность младших школьников с использованием технологии ТРИЗ (Мастер-класс)
ЕЛИСТРАТОВА Э. Распространенные и нераспространенные предложения (Русский язык. II класс)
ГАНИНА И. Проектная деятельность на уроке литературы
ХӨСНУЛЛИНА А. Нәкый Исәнбәтнең «Куянкай» шигырен яттан өйрәнү (3–4 яшьлек балалар белән сөйләм үстерү эшчәнлеге)
ХӨСНЕТДИНОВА Э. «Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар» (Халыкара туган тел көненә әдәби-музыкаль композиция)
НӘБИЕВА З. Без тыныч яшәсен өчен… (23 февраль – Ватанны саклаучылар көне)


Истәлекле даталар-2015


Литературный календарь на 2015 год


Горячая линия «Магариф»


Төбәк җиңүчеләре конкурстан тыш катнашачак


ПРЕЗЕНТАЦИЯ


Рассказываем о педагогическом опыте преподавателей средней школы № 18 г. Казани с углубленным изучением английского языка


ШЕВЕЛЕВА Н. По пути обновления образовательного процесса


ЗАХАРОВА Г. Организация исследовательской работы на уроках английского языка


БАГМАНОВА Л. Лингвокультурологический анализ художественного текста как средство реализации культуроведческой компетенции на уроках русского языка и литературы


БУХАРИНА И. Виртуальный музей «Улицы нашего детства»


ГЫЙЛӘҖИЕВА А. Уку-укытуда проект эшчәнлегенең әһәмияте


ФӘТТАХОВА Җ. Һәр урамның үз тарихы


САДЫЙКОВА С. Әткәйгә (М.Җәлилгә – шагыйрьнең кызы Чулпан исеменнән)


САДЫЙКОВА С. Тынычлык


САДЫЙКОВА С. Эшлекле уен проекты


ЮСУПОВА Г. Исследовательская работа учащихся начальных классов


БОГДАНОВА Г. Обучение грамоте в первом классе


ХАМЕТШИНА А. «Что значит быть нравственным в наше время?»
САДРИЕВА Э. Рәхмәт Сезгә, укытучым!


МОРТАЗИНА Л. Татарлардан беренче медицина профессоры


ГАЛИЕВ М. «Сихри көчкә ия Орфей авазын эзлим…»


Ребус


 ЯЗЫЛЫРГА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ