2016 елда Татарстанда 4 яңа мәктәп ачыла

2016 елда тагын 4 мәктәп укучылар кабул итәчәк. Бу хакта Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

“Мәүләтов урамында яңа мәктәп ачыла, Теләче, Әлки районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә төзелеш тәмамланып килә. Казанда янә 2 мәктәп төзелә башланды” — дип хәбәр итте ул.

Бу мәктәпләр 2017 елның 1 сентябрендә кулланышка керәчәк дип көтелә. Киләчәктә шулай ук Арча һәм башка муниципаль районнарда яңа мәктәпләр төзеләчәк.

Добавить комментарий