Логотип Магариф уку
Цитата:

2017 елның 9 аена республикабызда кулланучылардан 5300дән артык язмача мөрәҗәгать, шикаять кабул ителгән

Азык-төлек кибетенә кергәч нәрсә алырга белми аптырап йөрибез кайчак. Нәрсә генә сатмыйлар?! Ассортимент дигәннәре зу-ур. Теләгәнеңне сайла! Юк, теләгәнеңне түгел, сыйфатлысын сайла дип киңәш бирү яхш...

Азык-төлек кибетенә кергәч нәрсә алырга белми аптырап йөрибез кайчак. Нәрсә генә сатмыйлар?! Ассортимент дигәннәре зу-ур. Теләгәнеңне сайла! Юк, теләгәнеңне түгел, сыйфатлысын сайла дип киңәш бирү яхшырак. Чөнки сыйфатсызы да җитәрлек. Моны гади халык кына түгел, белгечләр дә әйтеп тора. “Ауропа сыйфат атналыгы” барган бу көннәрдә аеруча. Бу атналык, исеменнән күренгәнчә, Ауропа оешмасы тәкъдиме белән 1995 елдан бирле үткәрелә. Дөньяның күп илләрендә үтә ул. Ниятләре изге - кулланучыларга сыйфатлы товарлар гына җиткерү.


Бүген Татаринформ үткәргән матбугат конференцияседәсыйфат атналыгына багышланды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сатуга кайчак сыйфатсыз тауарлар чыгуын һәм хәлне төзәтү өчен ныклы контроль булдырылуын сөйләде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу контрольне артык кырыс дип санауларын да әйтеп үтте. Мәсәлән, Казандагы Агропаркка районнарда тикшерү үткән азык-төлек килә, әмма аны Казанда кабат тикшерәләр икән. Әлбәттә, сатучы-җитештерүчеләргә бу өстәмә мәшәкать. “Гомумән алганда, кулланучыга барып җиткәнче товарның сыйфаты бозылу һәрчак җитештерүчеләр гаебе белән дә түгел, ә юл, саклау чаралары һ.б. тиешенчә үтәлмәскә мөмкин”,- диде Розалия Мәхмүтовна. Шулай ук мәктәп балаларына үз хокукларын, бу очракта кулланучы хокукларын аңлату эшен дә (бәйгеләр үткәрү юлы белән) алып баралар икән.


Кулланучы дигәндә, азык-төлек кенә түгел әле, тормышның барлык өлкәләре керә. Косметика, фитнестан алып банк хезмәтләренә кадәр. Бөтен өлкәләрдә дә кулланучыларның хокуклары бозылган очраклар бар һәм, саннарга карасаң, аз түгел икән. Мисал өчен, рәсми мәгълүматлар буенча, 2017 елның 9 аена республикабызда кулланучылардан 5300дән артык язмача мөрәҗәгать, шикаять кабул ителгән.  Шуларның 40%ы товар сатып алу белән бәйле шикаять.


Кулланучыларның хокукларын яклау хезмәтләренә мөрәҗәгать итү катлаулы эш түгел. Тиешле документларны теркәп, шикаятьне үз сүзләрең белән язу да җитә ди спикерлар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ