Логотип Магариф уку
Цитата:

2018-2020 елларда ана капиталын пособиегә әйләндереп булачак

2018 елдан башлап ана капиталыннан файдалануның яңа кагыйдәләре канунлаштырыла: икенче бала өчен ана капиталы алу мөмкинлеге 2021 елның 31нче декабренә кадәр озайтыла; бу акчага салынган өч еллык мора...

2018 елдан башлап ана капиталыннан файдалануның яңа кагыйдәләре канунлаштырыла:



  • икенче бала өчен ана капиталы алу мөмкинлеге 2021 елның 31нче декабренә кадәр озайтыла;

  • бу акчага салынган өч еллык моратория бетерелә;

  • 2018-2020 елларда туачак икенче бала өчен биреләсе ана капиталын ай саен түләнә торган пособие итеп файдаланырга мөмкин булачак.


2018 елның 1нче гыйнварыннан соң туган икенче балага (яки уллыкка-кызлыкка алынган икенче балага) ана капиталына сертификат алганнан соң бу акчаны, балага яшь ярым булганчы, ай саен пособие итеп алып була.


Бу пособиене түләү шартлары беренче бала өчен бирелә торган шартлар кебек үк:  http://magarif-uku.ru/1nche-gyjjnvardan-son-bala-tapkan-khatyn-k/


Балага яшь ярым булганчы билгеләнсә дә, пособиене бер ел өчен генә документлаштырып була. Тагын ярты ел яки бала яшь ярымга җиткәнче алырга теләсә, ата-анага социаль яклау органнарына документларын кабат тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук, теләгән очракта, бу пособиене туктатырга да мөмкин.


Закон нигезендә әлеге пособие ана капиталына дәүләт сертификаты алучы гына түләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ