Логотип Магариф уку
Цитата:

2018 елда мәгариф өлкәсенә Татарстан бюджетыннан 55 млрд сумнан артык акча бүленәчәк

2018 елда мәгариф өлкәсенә Татарстан бюджетыннан 55 млрд сумнан артык акча бүленәчәк.Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республик...

2018 елда мәгариф өлкәсенә Татарстан бюджетыннан 55 млрд сумнан артык акча бүленәчәк.


Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте, пик яза "Татар-информ" агентлыгы.


Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды.

«Әлеге акчалар профессиональ белем бирү учреждениеләр эшчәнлеген, гомумбелем бирү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү, белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру, белем бирү кабинетларын җиһазландыру һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы аппараты эшчәнлегенә, шулай ук, белем бирү өлкәсендә чаралар оештыруга тотылачак», - диде Алла Анфимова.


Урынбасар билгеләп үткәнчә, федераль максатчан программаларга һәм уңайлы тирәлек тәэмин итүгә 3,9 млрд сум акча тотылыр дип фаразлана.


Өстәмә белем бирү учреждениеләренә 390 млн сум, югары белем бирү уку йортларына 670 млн сум акча каралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ