Логотип Магариф уку
Цитата:

2019-2020 уку елында Казанда мәктәп укучылары саны 21 меңгә артачак

2019-2020 уку елында Казанда мәктәп укучылары саны 21 меңгә артачак (18 процентка). Өч елдан соң мәктәптә укучылар саны 135,6 мең булачак, хәзер исә укучылар 114,8 мең. Әлеге мәгълүматларны Казан шәһә...

2019-2020 уку елында Казанда мәктәп укучылары саны 21 меңгә артачак (18 процентка). Өч елдан соң мәктәптә укучылар саны 135,6 мең булачак, хәзер исә укучылар 114,8 мең. Әлеге мәгълүматларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин башкала мэры Илсур Метшинга традицион еллык хисап вакытында җиткерде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә төп киеренкелек мәктәпләр җитмәү белән бәйле, дип билгеләп үтте ул чыгышында. Илсур Һадиуллин игътибарны 14 процент укучының икенче сменада укуына юнәлтте. Казанның 68 мәктәбендә укыту ике сменада бара. Федераль программа нигезендә Россия мәктәпләрендә барлык укучыларны 2025 елга бер сменалы укытуга күчерү ниятләнә. Хәзер башкалада һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә –- 2нче Азино урамында һәм «Җиденче күк» торак комплексында. Моннан тыш, 2020 елда республика программасы кысаларында 4 мәктәп төзү планлаштырыла. И.Һадиуллин мәктәпләрнең бер өлеше инвесторлар акчаларына салынуына өметен белдерде.


Балаларны мәктәпкәчә белем белән колачлау Казанда 75 процент тәшкил итә - бу республика (71 процент) һәм Россия күрсәткечләренә (64 процент) караганда да күбрәк.  Балалар бакчасына яшь ярымнан өч яшькә кадәр 18 мең бала чиратта тора. Бу, билгеле, балалар күп туу белән бәйле. 2016 елда Казанда 24564 бала аваз салган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 501сабыйга күбрәк сан.


Узган елда  1140 урынга исәпләнгән 5 балалар бакчасы сафка бастырылган. Шуларның өчесе «Кояшлы шәһәрдә» һәм икесе – «Салават күперендә».


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ