Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 елга кадәр ТРның 820 балалар бакчасына ремонт ясалачак

Бүгенге матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары А.М.Фролов: “Без 30 еллык мәктәп биналарының барысын да ремонтладык”, - диде. 2012 елда, ТР Президенты...

Бүгенге матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары А.М.Фролов: “Без 30 еллык мәктәп биналарының барысын да ремонтладык”, - диде.


2012 елда, ТР Президенты Р.Н.Миннехановның ярдәме һәм теләктәшлеге белән, республикабыз территориясендәге мәгариф учреждениеләре биналарына капиталь ремонт ясау программасы тормышка ашырыла башлаган иде. Бу программаны тормышка ашыру эшенә җаваплы җитәкчеләр әйтүенчә, республикабыздагы иске мәктәп биналарының барысы да төзекләндерелгән. 5 ел эчендә 778 мәгариф учреждениесендә (673 муниципаль һәм 42 коррекцион мәктәптә, 63 балалар бакчасында) капитал ремонт үткәрелгән. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 12 млрд.тан артык акча тотылган.

Республикада икътисад торышы тотрыклы булса, алдагы берничә елда капремонт эше тулысынча тәмамланачак.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р.Мөхәммәтов әйтүенчә, республикабызның 820 балалар бакчасында ремонт ясалачак. Бу эшләрне 2020 елга тәмамлау планлаштырыла.

Шунысында әйтү кирәк: мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы Татарстанда гына тормышка ашырыла. РФнең башка төбәкләрендә мондый программа юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ