Ркаил Зәйдулланы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың туган көне!

1379646604_rkail

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, киләчәктә дә иҗатыгыз белән укучыларыгызны шатландырып торуыгызны телибез.

Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.

Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса. Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», < Төнге сәфәр» Һ.6.). Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле.

Р.S. “Мәгариф” журналының 1 нче санында Ркаил Зәйдулланың «Милли гаме – бәгыре үзәгеннән яки буранның да үз аһәңе» язмасы басылып чыкты. Сез аның белән биредә таныша аласыз: http://magarif-uku.ru/milli-game-begyre-uzegennen-yaki-bur/

 

 

Добавить комментарий