Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде!

"Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире итеп  мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла билгеләнд...

"Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире итеп  мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла билгеләнде. Моңа кадәр ул «Идел» журналының бүлек мөхәррире вазифасын башкара иде. Хезмәттәшебезгә авыр һәм җаваплы эшендә зур уңышлар телибез!


s024


Белешмә


Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган.  1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла хәзергә кадәр шул журналда бүлек мөхәррире хезмәтен башкара.


Аның аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.


 Р. Зәйдулла -  Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе  лауреаты (1990),  Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия иясе (2005),  «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты (2005), Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты (2009) һ.б. 201о елда Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул шулай ук Татар ПЕН-үзәге  һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары булып тора.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ