Яңа елга бүләк белән!

Дуслар нинди була дисезме? Әлбәттә, бер-берсенә карата ярдәмчел, игътибарлы була алар. «Гаилә һәм мәктәп» журналы да Яңа ел якынлашканын сизеп, тугры булган укучылары арасында көндәлек тормышта кирәк булган техника – чәйнек, миксер, блендер уйнатырга булдык.

Бүләк уйнатуда катнашу шартлары бик гади. Бары тик 2018 елның беренче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына языласы һәм квитанция күчермәсен: 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юллыйсы гына бар. Конверт тышына «Яңа елга бүләк белән» дип тә язарга, элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Хатлар 12 гыйнваргә кадәр кабул ителә. Ә 15 гыйнвардә без уңыш елмайган дусларыбызның исемен «Инстаграмм» челтәрендәге сәхифәбез аша туры эфирда беләчәкбез. Катнашырга ашыгыгыз, дуслар! Бәлки нәкъ менә сезгә уңыш елмаер!