Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәхкәмә татар теле укытучысын яклап карар чыгарды

2017 елның 29 ноябрендә республиканың Дәүләт шурасы тарафыннан РФ мәгариф министрлыгыннан килгән яңа уку планын хуплаганнан соң, Татарстанда татар теле һәм әдәбият укытучыларны эшләреннән азат итү, як...

2017 елның 29 ноябрендә республиканың Дәүләт шурасы тарафыннан РФ мәгариф министрлыгыннан килгән яңа уку планын хуплаганнан соң, Татарстанда татар теле һәм әдәбият укытучыларны эшләреннән азат итү, яки сәгатьләр санын кыскарту фактлары мәгълүм булды.


Screenshot_20180117-085755
Эш сәгатьләре киселгәннәр арасында, Лаеш районының Столбище авылы мәктәбе укытучысы Мөнирә Садыйкова. Прокуратура таләбе буенча, мәктәп директоры Ирина Романова укытучының 3 сәгатькә дәресләре күләмен кыскарта. Укытучы моның белән риза булмыйча, үз хокукларын яклап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә.


Кичә әлеге эш буенча мәхкәмәдә утырыш булды, һәм укытучыны яклаучы юрист Ильдус Садыков "Мәгариф" журналистына хәбәр итүенчә, хөкемдар Садыйкованың эш сәгатьләрен кыскарту карарын канунсыз, дип карар чыгарды. Алга таба мәктәп директоры әлеге карарны югары мәхкәмәдә шикаять итә ала. Андый очракта, эш Татарстанның Югары мәхкәмәсендә каралачак, дип сөйләде юрист.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ