Логотип Магариф уку
Цитата:

Э.Н. Фәттахов Белем көне белән котлый

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов Белем көне белән котлый."Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр!Сезне чын күңелдән Белем көне һәм  яңа уку елы баш...

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов Белем көне белән котлый.


"Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр!


Сезне чын күңелдән Белем көне һәм  яңа уку елы башлануы  белән котлыйм!


1 нче сентябрь укучылар, укытучылар – һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та,  юл башы  мәктәптән башлана.


Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив үсештә. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау  проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик укытучы, шәхес буларак, моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп кеше булып кала бирә.


Без лаеклы рәвештә, көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз. Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.


Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфлар һәм уку йортлары аудиторияләре ишекләрен ачып керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез, кирәкле генә түгел, уңышлы да булсын иде.


Әлеге көн аеруча беренче сыйныфка баручы балалар өчен көтеп алынган бәйрәм. Малайлар һәм кызларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим.   Сезнең өчен уку җиңел һәм кызыклы булсын, әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз Сезнең уңышларыгыз белән горурлансын. Иң югары нәтиҗәләргә ирешер өчен, Сездә көч тә, үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек булуына ышанам.


Әти-әниләргә балаларына һәрвакыт ярдәм итүләрен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенүен, дус һәм ныклы гаилә булып яшәүләрен телисе килә.


Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, үз көчегезгә ышаныгыз һәм яңа казанышларга ирешегез!


Яңа уку елында уңышлар Сезгә!" диелә котлауда.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ