Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь химиклар бәйгесе тәмам

«Мәгариф» журналының 2013 ел, 9 нчы санында галим-химик А.Бутлеровның 185 еллыгы уңаеннан викторина сораулары тәкъдим ителгән иде. Әлеге бәйге укучыларда зур кызыксыну уяткан. «Мәшһүр химик А.Бутлеров...

«Мәгариф» журналының 2013 ел, 9 нчы санында галим-химик А.Бутлеровның 185 еллыгы уңаеннан викторина сораулары тәкъдим ителгән иде. Әлеге бәйге укучыларда зур кызыксыну уяткан.


«Мәшһүр химик А.Бутлеров безнең өчен бигрәк тә якын, чөнки әлеге язмада телгә алынган авыллар безнең Яуширмә авылы янәшәсендә. Мәктәбебездә ел да «Табигать фәннәре атналыгы» үткәрелә. Әлеге атналыкларның бер көне күренекле химикларга багышлана. Быел исә, «Мәгариф» журналындагы язмага нигезләнеп, А.Бутлеровка багышланган кичә программасы төзедек», — дип яза Чистай районыннан Алсинә Сираҗетдинова. «Без быел гына «Органик химия» курсын өйрәнә башладык. Узган дәрестә генә А.Бутлеровның «Органик кушылмаларның химик төзелеше» теориясенең төп положениеләре белән таныштык. Шуңа күрә химия укытучыбыз Наилә апа Фәсхетдинова тәкъдиме белән галим-химик А.Бутлеровның 185 еллыгы уңаеннан «Мәгариф» журналында тәкъдим ителгән бәйге сорауларына үз җавапларыбызны җибәреп карарга булдык. Бирелгән сорауларга җавап эзләү безнең өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки галим-химиклар, органик химия үсеше турында күпме яңа мәгълүмат белдек. Викторина сорауларына җавап әзерләгәндә Г.Камайның «Казан химиклары» дигән китабыннан һәм Интернет-ресурслардан файдаландык», — дигән юлларны Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең яшь химиклары хатыннан укыйбыз. «А.Бутлеровка багышланган викторина сорауларына җавап эзләгәндә В.Потаповның «Органик матдәләрнең төзелеше һәм үзлекләре» һәм П.Буцкусның «Органик химия буенча уку китабы»на мөрәҗәгать иттем. Мәктәбебездә, А.Бутлеровның 185 еллыгына багышлап, X — XI сыйныфлар арасында КВН уздырылды», — дип хәбәр иткән Арча районы Яңа Кырлай мәктәбеннән Рөстәм Зарипов.


Жюри химик якташыбыз А.Бутлеровка багышланган бәйге сорауларына укучылардан килгән җаваплар җентекләп танышты һәм аңа йомгак ясады. Нәтиҗәдә түбәндәге укучылар җиңүчеләр дип табылды:


1. Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Илсур ШӘФИГУЛЛИН (фәнни җитәкчесе — химия укытучысы Р.Шәфигуллина).


2. Чистай районы Яуширмә урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Алсинә СИРАҖЕТДИНОВА.


3. Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең X сыйныф укучылары Нәзилә ФӘСХЕТДИНОВА һәм Илүзә НАСЫЙБУЛЛИНА (фәнни җитәкчеләре — химия укытучысы Н.Фәсхетдинова).


4. Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы, «Яшь химиклар түгәрәге» әгъзасы Гөлия ГАНИЕВА.


5. Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Рөстәм ЗАРИПОВ.


Алдан вәгъдә ителгәнчә, җиңүчеләр Дипломнарга лаек дип табылды, аларга «Мәгариф» журналының 2013 елгы иң зирәк яшь химигы» дигән мактаулы исем бирелде.


А.Бутлеровка багышлап бәйге үткәрүебезне Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җитәкчелеге дә бик хуп күрде. Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Әлеге җәмгыятьнең республика советы рәисе Ленер Гайнулла улы Гайсин, кем әйтмешли, «чыкылдап торган» химик. Мөслим районының Митрәй авылы егете, заманында Казан химия-технология институтын тәмамлап, инженер-химик-технолог белгечлеге ала. Хезмәт юлын Красноярскидагы «Енисей» химия комбинатында аппаратчы булып эшләүдән башлый. Аннары утыз елдан артык гомерен Менделеевскидагы Л.Карпов исемендәге химия заводына багышлый. Инженер-технологтан башлап, цех башлыгы, производство бүлеге башлыгы, заводның баш инженеры, техник директоры баскычларын үтеп, ахырда дистә елдан артык әлеге заводның генераль директоры була. Гади бер авыл мәктәбендә татарча укып, завод кадәр завод җитәкләрдәй биеклеккә ирешкән, химия кебек катлаулы фәнне үзенә буйсындырган олы шәхес ул! «Татарча укып, химия, физика ише төгәл фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып булмый», — дип, сафсата сатучылар фикерен төбе-тамыры белән пыран-заран китерүче факт бу! Ленар аганың хезмәтенә ихлас бирелгәнлеген иҗат җимешләре дә ачык дәлилли. Ул — техник фәннәр кандидаты, Россиянең мактаулы химигы, Татарстанның атказанган химигы һәм уйлап табучысы, республикабызның Дәүләт премиясе лауреаты. Менә шундый олы дәрәҗәләргә ирешкән Ленар Гайнулла улы күренекле химик якташыбыз А.Бутлеровка багышлап үткәрелгән викторина сорауларына килгән җаваплардан бик тә канәгать калды, шуңа да бәйгедә җиңүчеләргә Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырырга карар кылды.


Бәйге җиңүчеләрен химия фәне Олимпы юлында яулаган тәүге уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм аларның атаклы А.Бутлеровның XXI гасырдагы лаеклы варислары булып үсүләрен телибез.


Таһир САБИРҖАНОВ, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ