Логотип Магариф уку
Цитата:

“4 меңнән артык бала ярдәмгә мохтаҗ”

2016-2017 уку елында Түбән Кама районында 27 меңгә якын укучы белем алачак, шуларның 3 меңнән артыгы мәктәпкә беренче тапкыр бара. Барлыгы 4 меңнән артык бала күп балалы яки авыр шартларда яшәүче гаил...

2016-2017 уку елында Түбән Кама районында 27 меңгә якын укучы белем алачак, шуларның 3 меңнән артыгы мәктәпкә беренче тапкыр бара. Барлыгы 4 меңнән артык бала күп балалы яки авыр шартларда яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнә. (Аларның 600гә якыны беренче сыйныфка баручылар.) Балаларга, аларның әти-әниләренә ярдәм итү максатыннан, быел да район буенча “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе игълан ителде. Шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, сәүдә челтәрләре һәм фирма директорлары, иҗтимагый оешмалар, хәтта гади кешеләр дә әлеге чарада актив катнашты. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның барысына да уку әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылды. Аерым гаиләләргә мәктәп формасы да бүләк ителде. Акциядә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ромета БАЙБУЛАТОВА,
Түбән Кама мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ