Логотип Магариф уку
Цитата:

“4ле” һәм “5ле” гә укыган студентларның матди хәлләре җиңеләергә мөмкин

Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә “4ле” һәм “5ле” гә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бюджетка күчерү турында...

Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә “4ле” һәм “5ле” гә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бюджетка күчерү турындагы боерыкка үзгәрешләр кертергә җыена.


Бүген мондый мөм­кин­леккә сессияләрен вакытында тапшырган, тәртипле, акчаларын вакытында түлә­гән, шул ук вакытта ике семестрны да бары “5ле” билгеләренә генә тапшырган егет-кызлар ия. Әмма бер үзенчәлеге бар: әлеге юнәлеш буенча буш урын­нарның булуы кирәк.


– Мондый мөмкинлектән хәзер “5ле”гә генә түгел, “4ле”гә укучылар да файдалана ала. Бу аларга яхшырак укырга этәргеч бирәчәк, – дип ачыклык кертә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.


Әлеге мәсьәлә вуздагы махсус комиссия ярдәмендә хәл ителәчәк. Шулай ук Студентлар берлегенең дә фикере исәпкә алыначак. Әгәр студент балигъ булмаса, югары уку йортларындагы ата-аналар советы да тәкъ­дим­нәрен җиткерә ала.


Бюджетка күчәргә гариза биргән студентның уку, фән өлкәсендәге казанышларыннан тыш, иҗтимагый, мәдә­ни, спорт буенча уңышлары да бизмәнгә салыначак. Бер урынга ике кеше дәгъва кылган очракта, өстенлек яхшырак укыганнарга биреләчәк. Мөмкинлекләр тигез булганда иҗтимагый тормышта ни дәрәҗәдә катнашуына, активлыгына игътибар итәчәк­ләр. Билгеле, әлеге яңа­лыкны кертү өчен бюджет урыннарының санын арттырырга кирәк. Сер түгел, хәзерге вакытта мондый бәхет бик сирәкләргә генә елмая.


"Ватаным Татарстан" газетасы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ