Логотип Магариф уку
Цитата:

8 февральдә мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр циклы башлана

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 февральдә «Проектория» порталы белән берлектә мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр циклын башлап җибәрә. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама ясап "Татар-иформ" хәбәр итә....

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 февральдә «Проектория» порталы белән берлектә мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр циклын башлап җибәрә. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама ясап "Татар-иформ" хәбәр итә.


«Владимир Путин белән Бөтенроссия ачык дәресенең дәвамы буларак (ул 2017 елның 1 сентябрендә узды һәм аны 10 миллионга якын кеше карады) «Проектория» порталы һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри навигация буенча яңа дәресләр циклына старт бирә. Цикл 8 февраль көнне 10.00 сәгатьтә «Ризык турында ниләр беләсең» дигән дәрес белән башлана», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.


Дәрес кысаларында галимнәр, югары уку йорты ректорлары һәм эшкуарлар иртәгә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачагы, кайсылары, киресенчә, хезмәт базарыннан юкка чыгачагы, карьера ясар өчен нәрсәләрне белергә кирәклеге хакында сөйләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ