Логотип Магариф уку
Цитата:

8 ноябрьдә - К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә - балалар өчен «Әкият китабы» спектакле премьерасы

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә - балалар өчен «Әкият китабы» спектакленең премьерасы. Әкиятнең авторы - Шамил Фәрхетдинов күп кенә драматургия әсәрләр...

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә - балалар өчен «Әкият китабы» спектакленең премьерасы. 


Әкиятнең авторы - Шамил Фәрхетдинов күп кенә драматургия әсәрләре авторы. Алар арасында балалар өчен язылганнары да шактый. Аның «Алтын алма» «Мыгырдык», «Саламторхан яки бәхет гөле», «Шүрәле-online», «Али баба һәм өч карак» спектакльләре К. Тинчурин исемендәге театрда куелды.


Спектакльнең режиссеры- Зөлфәт Закиров.


2008 елда - Казан театр училищесын, 2012 елда Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлаган яшь артист өчен әлеге спектакль режиссура өлкәсендә беренче эше булып тора. Зөлфәт спектакльне, остазы, театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, әлеге әкиятнең куелыш җитәкчесе Рәшит Заһидуллин белән бергә чыгара.


Спектакльдә Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров һәм театр коллективына быел гына килеп кушылган яшь артистлар Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттәхова һәм Салават Хәбибуллиннар катнаша, дип хәбәр итәләр театрдан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ