«Айсылу һәм Аленага кунакка» – компьютер аша

Алсу ХИСАМОВА,

Мамадыш шәһәрендәге 4 нче «Әкият» балалар бакчасы мөдире

Бүгенге көндә бакчаларда да балаларга заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү актуаль проблема булып тора. Компьютерлар – безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше, хәтта балалар бакчасында да эш оештыруны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар бакчасында үткәрелә торган эшчәнлекләргә билгеле бер үзенчәлек хас: алар эмоциональ, ачык төстәге, күләмле иллюстратив материаллар, тавыш һәм видеоязмалар кулланып төзелгән булырга тиеш. Мультимедиа мөмкинлекләренә бәйле безгә аларның барысын да компьютер техникасы бирә ала. Без төзегән интерактив, мультимедиа шөгыльләре, дидактик уеннар 4−7 яшьлек балаларның танып белү, әйләнә-тирәгә кызыксынучанлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Һәр кулланма балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм аларны һәрьяктан камил шәхес итеп үстерү максатын күздә тотып төзелгән. Эшкәртмәләр татар һәм рус телендә бирелә. Бу исә балалар бакчасында татар һәм рус телләренә өйрәтү, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чара булып тора.

Укыту материаллары кызыклы һәм матур бизәлешле. Аларда ачык мультипликация графикасы кулланыла. Шөгыльләргә, уеннарга тәҗрибәле педагоглар тарафыннан тавыш яздырылды. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен программа нигезендә, төрле технологияләр (схема, пиктограмма һ.б.) кулланып төзелгән.

Интерактив, мультимедиа шөгыльләре, традицион чаралар кебек үк, актуальләштерү, белемнәрне ныгыту, яңа материал белән танышу, йомгаклау, белемнәрне тикшерүдән тора. Түбәндәге метод һәм ысуллар кулланыла: иллюстратив аңлату, өлешчә эзләнү, сәнгатьле сөйләм һ.б. Шул ук вакытта интерактив, мультимедиа шөгыльләре балаларда компьютер белән бәйле яңа төр эшчәнлек формалаштыра (компьютерлы төзү, иҗади эксперимент, тиз эшләү), яңа белем үзләштерүгә омтылыш тудыра. Интерактив, мультимедиа уеннары балада танып белү, әйләнә-тирәгә карата кызыксынучанлык, зәвык, мәгълүматны гомумиләштерү һәм анализлауны активлаштыра, аның шәхес буларак формалашуында зур киңлекләр ачылуга мөмкинлек бирә. Әкият геройларын кулланып төзелгән мультимедиа шөгыльләре тирәлекне танып белүгә уңай тәэсир итә. Уен рәвешендә төзелгән шөгыльләр аша балалар табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне, тере организмнарның үзенчәлеген, тере һәм тере булмаган табигатьнең аермалы билгеләрен, тере организмнарның үсешен, үрчүен өйрәнә; әйләнә-тирәлеккә җаваплылык хисе, сакчыл караш, табигать шартларында үз-үзеңне дөрес тоту, табигатьтән рациональ файдалану күнекмәләрен үстерә; алган белемнәрне ныгыта. Шулай ук табигый һәм ясалма материаллар белән тәҗрибәләр үткәрелә. Балалар эшчәнлек барышында тулы, дөрес җөмләләр төзеп сөйләшә һәм кагыйдә, тәртип буенча дөреслеген тикшерә. Шулай итеп балалар кагыйдә буенча эшләргә, ялгышырга һәм үз хаталарын төзәтергә, төрле вариантларны тикшерергә күнегә, үзлектән үзбәя бирергә өйрәнә. Тәрбияче эш барышында балаларга бәяләмә бирми, ә аларның тигез хокуклы партнеры булып тора. Балаларның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче һәм бәяләүче буларак әкият персонажлары (Мальвина, Зебра, Леопольд, Буратино, рус кызы Алена, татар кызы Айсылу, Хәрефләр остазы һ.б.) кулланыла. Матур бизәлешле анимация, кызыклы биремнәр, сюжетларның эзлеклелеге ярдәмендә фикерләү дәрәҗәсе арта, камилләшә.

<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №11 (ноябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий