Академик Рүзәл Юсупов: «Милли мәктәпләргә игътибар арттыруда үзәк киртә була алмый»

Рус мәктәпләрендә татар телен республиканың дәүләт теле буларак укыту өчен көрәш уңышсызлыкка дучар ителде булса кирәк: аны рус теле белән бер дәрәҗәдә өйрәтү тәртибе бетерелеп килә инде. Ләкин бу укучыларны татар теленә өйрәтү өчен мөмкинлекләр юкка чыгарылды дигән сүз түгел. Ата-аналарның балаларына туган телләрен үз теләкләре буенча, ягъни факультатив нигезендә укыту хокукы саклана әле. Һәм татар телен өйрәтүдәге җитди үзгәреш республикабызның рус мәктәпләрендә татар телен укытуны яңа шартларда һәм яңача оештыруны таләп итә. Димәк, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук шәһәр, район мәгариф бүлекләренә татар телен укытуның яңа системасын булдырырга һәм татар теле укытучыларына да эш алымнарын тамырдан үзгәртергә туры киләчәк.

Бу мәсьәләдә баштан ук шуны исәптә тоту мөһим: татар телен укыту бурычларын яңа шартларда, ягъни укучыларның бу предмет дәресләренә ирекле йөрүе шартларында гамәлгә ашыру, мәҗбүри өйрәтү системасындагыга караганда күп катлаулырак булачак. Моннан ары инде укытучы дәрескә, элекке кебек, класс тулы балалар утырыр дип ышанып, тыныч кына килә алмаячак. Аның төп борчу-мәшәкате – укучыларны татар теле дәресләренә җәлеп итү булачак. Аларны бу предметны өйрәнүнең кирәклегенә, аның тормышта бик әһәмиятле булуына инандыру өчен, укытучылардан тиешле педагогик һәм психологик белем, зур һөнәри осталык таләп ителәчәк. Аңа укучыларга татар теле дәресләренә йөрү ихтыяҗын аңлату эшен аларның үзләре белән дә, ата-аналары белән дә башкарырга туры киләчәк. Моны ата-аналардан башлау хәерлерәк тә буладыр әле.

Аңлашыла ки, факультатив татар теле дәресләренә укучылар туплау укытучы бу эшне бөтен күңелен салып эшләгәндә, татар телен белүнең зур өстенлекләрен бик гыйбрәтле, кызыклы фактларга һәм мәгълүматларга таянып аңлата алганда гына уңышка ирешәчәк. Бу хакта исә информация җитәрлек. Мәсәлән, Лев Толстой, Николай Чернышевский кебек бөек фикер ияләре татарча белгәнәр. ХIХ гасырда безнең Казан шәһәрендә яшәгән зур немец галиме һәм врачы,университет ректоры Карл Фукс татарлар белән аларның үз телләрендә аралашкан, күренекле  шагыйрь һәм композиторлар Лоренс Блинов һәм Владимир Изергин, Татарстанның мәгълүм телевидение журналисты Дмитрий Второв татарча яхшы беләләр. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин.

Туган телеңне белү – һәр камил акыллы кешенең намус эше, чөнки ул атаң-анаң, әби-бабаларың, туган җирең кебек үк кадерле. Ул һәркемгә ана сөте белән бирелә, шуңа күрә безнең татар халкы туган телен  ана теле дип тә атый. Бу хакта рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ипле, үтемле итеп аңлата белергә кирәк. Аларга да, башка милләт балаларына да татар теленең дөньядагы борынгы, камил телләрнең берсе булуын, аның кайчандыр Россиядә халыкара аралашу тел булып хезмәт иткәнлеген, татар телен белгән кешенең дистәләрчә илләрдә яшәгән 600 миллион чамасы кардәш төрки телләрдә сөйләшүче кешеләр белән иркен аралаша, аңлаша алуын төшендерү мөһим. Аннан килеп, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен белүнең республикабызда яшәгән күп төрле милләт вәкилләренә дусларча, тату, бер-берсенә хөрмәт белән карап яшәргә ярдәм итәчәк икәнлеген дә аңлата белергә кирәк. Һәм бу аңлату эшендә файдалану өчен тагын бер әһәмиятле фактор: берничә тел өйрәнү һәм белү кешенең баш миенең яхшырак эшләвенә, акыл үсешенә ярдәм итә, физиологик мөмкинлекләрен арттыра. Бу хакта белгән акыл ияләренең максус төрле телләр өйрәнүләренә мисаллар күп.

Рус мәктәпләрендә татар телен укучыларга факультатив өйрәтү белән шөгыльләнүче укытучыларның эше икътисад өлкәсендә базар мөнәсәбәтләре шартларында эшләүчеләрнеке кебегрәк булачак. Татар телен факультатив нигездә иң яхшы, иң тырыш педагоглар гына нәтиҗәле итеп укыта алачак. Укытучы эшенә элегрәк очраклы рәвештә килеп эләккән, көн узсынга гына дип йөргән укытучыларга мәктәп белән саубуллашырга туры киләчәк. Татар теле дәресләренә укучыларны туплау – үзе бер җиңел генә эш булмаса, аларны тотып тору, ягъни бу предмет дәресләре тәмамланганчы, уңышлы рәвештә укытып чыгару тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Бу эшне эчтәлекле, кызыклы дәресләр бирә белә торган оста педагоглар гына булдыра алачак. Элекке методлар белән, балаларның адәм аңламаслык биремнәр белән балаларның башларын катырып, алардан телне бөтенләй белмәгән килеш сочинение, диктантлар яздырту, өйгә укучылар үзләре түгел, ата-аналары, әби-бабайлары да төшенмәслек эшләр биреп җибәрү кебек гайре табигый укыту алымнары белән эшләү мөмкин булмаячак. Татар телен факультатив нигездә өйрәтү укытучылардан фидакарьләрчә, алдынгы методика  белән, нәтиҗәле итеп эшләүне, даими рәвештә белемнәрен камилләштереп торуларын таләп итәчәк.

Татар телен яңа система буенча  укытуны оештыру турында сөйләгәндә, шуны искәртеп кую мөһим:  бу предмет дәресләренә барлык укучыларны да җәлеп итәргә тырышу белән бергә рус мәктәпләрендә укучыларның кимендә яртысын тәшкил иткән татар балаларын укытуга аеруча зур игътибар итәргә кирәк . Татар теле бу балаларның туган телләре булганлыктан, ана телләрен өйрәтүгә аларның барысын да җәлеп итү барлык мәгариф органнары һәм бөтен уку йортлары җитәкчеләренең беренче дәрәҗәдәге бурычы булырга тиеш. Республикабызның һәр елны ата-аналарының, әби-бабаларының телен белгән, димәк,татар телен саклау һәм үстерүнең нигезен тәшкил иткән ничәшәр мең егет һәм кызга ия булуы яки югалтуы шактый дәрәҗәдә рус мәктәпләрендәге татар теле укытучыларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә, ягъни андагы татар укучыларын туган телләренә өйрәтә алу – алмауларына бәйле. Монда шуны искәртеп китү урынлы булыр: соңгы чирек гасырда нәкъ менә рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларының гомумән алганда нәтиҗәле эшләмәүләре, унбер ел буена укучыларны, шул исәптән татар укучыларын да, татар телендә иркен, дөрес итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтеп чыгара алмаулары аркасында, ана телләрен бөтенләй белмәгән яки начар белгән татар яшьләре армиясенә йөзләрчә мең шулар кебек туган телләреннән мәхрүм ителгән кешеләр өстәлде. Бу татар халкын алдынгы милләт буларак саклау һәм алга җибәрү өчен гафу ителмәслек зур югалту.

Рус мәктәпләрендә татар телен факультатив нигездә укыту бурычларын хәл итү җиңел булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә республикабызның мәгариф һәм фән министрлыгына ашыгыч рәвештә нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк булачак. Боларга татар теле укытучыларының сыйфаты дәрәҗәсен күтәрү, аларны яңа коммуникатив методика белән укытырга күчерү, аларның эшләре белән ешрак кызыксынып, тикшереп тору һәм кирәк чакта тиешле ярдәм күрсәтү, бу предметтан рациональ коммуникатив методикага нигезләнгән яңа дәреслекләр яздыртып, бастырып чыгару һәм башка төрле оештыру эшләре керә.

Безнең республикада татар телен өйрәтүгә бәйләнешле тагын бер бик әһәмиятле проблема бар. Сүз татар мәктәпләренең саны кими баруны туктату һәм ул мәктәпләрдә туган тел укытуның сыйфатын яхшырту кирәклеге турында бара. Мәгълүм булганча, соңгы елларда Татарстанда оптимизация дигән нәрсә үткәрү аркасында татар телендә укыта торган гомум белем бирү уку йортларының саны нык кимеде. Шуның өстенә, татар мәктәпләрендә Мәскәү күрсәтмәсе буенча чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирү тәртибе кертелү сәбәпле, бу мәктәпләрдә русча укытуга күчү башланды. Бу хәл татар әдәби телен кулланылыштан чыгарып, ахыргы исәптә татар мәдәниятен һәм халыкның үзен дә югары культуралы милләт буларак яшәүдән туктатуга китерергә мөмкин.

Татарстанның Президенты, хөкүмәте, парламенты бу уңайдан чаң сугарга һәм татар мәктәпләрен саклап калу өчен генә түгел, аларны тагында арттыру, яхшырак эшләтү өчен җитди чаралар күрергә тиешләр. Монда рус мәктәпләрендә татар теле укыту мәсьәләсендәге кебек Мәскәүдән үтенеп, аның белән сатулашып торасы юк: ата-аналарның балаларын үзләре теләгән телдә, димәк,барыннан да бигрәк туган телләрендә укытуны таләп итәргә тулы хокуклары бар, бу турыда Россия Федерациясенең һәм Татарстанның Конституцияләрендә – төп законнарында бик ачык итеп язылган. Шул ук вакытта хакимият балаларны туган телләрендә укыту өчен бөтен шартларны да булдырырга тиеш.

Димәк, Татарстан дәүләте җитәкчеләренең изге бурычы – бөтен көчне салып, татар балаларын мөмкин булганча күбрәк татар мәктәпләрендә укыту. Моның өчен милли мәктәпләргә игътибар хәзергегә караганда күпкә артырга тиеш. Монда үзәк хакимият киртә була алмый.

Татар мәктәпләрен саклау һәм җәелдерү бурычын уңышлы хәл итү өчен төп шарт – аларның укытучыларның сыйфаты буенча да, укыту методлары, материаль базалары һәм башка яклары буенча иң абруйлы, иң яхшы, үрнәк уку йортлары булуы. Мондый мәктәпләр булдыру, әлбәттә, республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итәр. Әмма Татарстанның икътисади хәле башка регионнарныкына караганда яхшырак, шулай булгач, бик тырышканда мондый изге эш өчен күпмедер финанс мөмкинлекләрен табып булыр иде. Аннан килеп, кайбер куәтле сәнәгать предприятиеләренең спонсорлык, республикабыздагы миллардлаган, күп миллионлаган капиталлары булган кешеләрнең иганәчелек ярдәмнәрен дә җәлеп итү мөмкин булыр иде.

Яхшы мәктәпләрдә укырлык татар балаларын туплау проблемасының да көн тәртибенә килеп басуы ихтимал. Аны дәүләт күләмендә үткәрелергә тиешле киң колачлы, максатчан тәрбия эше программасы нигезендә гамәлгә ашырып була. Бу эшнең үзәгендә халыкта, бигрәк тә яшьләрдә милли аң, милли горурлык хисләре тәрбияләү торырга тиеш.

Бездә кешеләрдә милли патриотлык тәрбияләү өчен файдаланырлык мөмкинлекләр зур. Монда нинди чаралар күздә тотыла соң?

Беренчедән, мәктәпләрдә укучыларга татар халкының бай тарихын, аның күп гасырлар дәвамында узган шанлы юлын, казанышларын, мәдәният, мәгърифәтенең алга китүен калку, үтемле итеп, гыйбрәтле фактлар белән дәлилләп өйрәтергә кирәк.

Икенчедән, мәгълүмат чаралары ярдәмендә халыкка татарларның бөек шәхесләре: олуг галимнәре, күренекле әдәбият, сәнгать әһелләре, яуда, хезмәттә батырлыклар күрсәткән лаеклы уллары һәм кызлары ирешкән казанышлары турында системалы рәвештә  кызыклы формаларда тулы информация биреп бару зарур.

Бу урында шуны искәртеп кую мөһим: татар халкында милли горурлык хисләре тәрбияләү ил, ватан патриоты булуга каршы килми. Безнең татар кешеләре күп гасырлар буена башка халыклар белән дус, тату яшиләр, һәм аларга Ватаныбызның патриотлары булу сыйфаты ят түгел. Алар Россия дәүләтенең чын патриотлары булуларын үзләренең фидакарьлекләре белән инде күп тапкырлар расладылар. Соңгы Ватан сугышында берничә йөз татар кешесенең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы моның ачык мисалы.

Кыскасы, халкыбызны уңышлы яшәтү өчен милли мәгарифне саклау һәм алга җибәрүнең үтә әһәмиятле чара булуы хакында ата-аналар, укучылар арасында акыллы аңлату эшләре алып барганда, милли горурлык хисләре тәрбияләүне уңышлы оештырганда татар мәктәпләренә укучылар җыеп алу бурычын хәл итеп булыр дип фараз итик. Хәер, татар мәктәпләренең ролен  күтәрүдән, аларның санын арттырып, сыйфатын яхшыртудан, шулай ук рус мәктәпләрендә татар телен укытуны камилләштерүдән бүтән чара юк. Милләтебезне яшәтү һәм алга җибәрүнең нигезендә татар телен саклау, өйрәтү һәм үстерү тора.

Рүзәл Юсупов, Татарстан фәннәр

академиясе академигы

Добавить комментарий