Логотип Магариф уку
Цитата:

Акчаңны җиткер, әти!

Мәктәптә уку башлану уңаеннан узган ата-аналар җыелышында каралган иң актуальләр рәтенә баланы иминиятләштерү мәсьәләсе килеп баса. Чыннан да, уйнаган чактагы этешү-төртешләр, физкультура дәресе вакыт...

Мәктәптә уку башлану уңаеннан узган ата-аналар җыелышында каралган иң актуальләр рәтенә баланы иминиятләштерү мәсьәләсе килеп баса. Чыннан да, уйнаган чактагы этешү-төртешләр, физкультура дәресе вакытында нинди генә хәл килеп чыкмас?! Узган ел иптәшем эшләгән мәктәптә озайтылган көн группасына йөрүчеләрнең берсе парталар арасында йөгереп йөргән чакта егылып китеп шактый вакыт күз төбе күгәреп йөргән иде. Авыртулар да басылыр, күз яшьләре дә кибәр, сыдырылулар, күгәрүләр дә узар... Әмма кайчак тормышта аянычлы хәлләр дә очрап куя.


Моңа кадәр моңа артык игътибар биргәнем юк иде, ләкин үз балам укырга кергәч, уйга калдым: чыннан да, баланың сәламәтлеген акча түләп кайгырту кирәк эшме икән?


Башта 1992 елдан гамәлдә булган «Россия Федерациясендә иминиятләштерү эшен оештыру турында»гы 4015-1 номерлы законга мөрәҗәгать итик әле. Аның буенча иминиятләштерү – ул билгеле бер очрак килеп чыкканда түләнгән кертемнәр нигезендә төзелгән акча фондлары, шулай ук иминиятләштерүчеләрнең башка чаралары хисабына физик һәм юридик затлар, Россия Федерациясе, аның субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр ихтыяҗларын саклау мәсьәләсендә барлыкка килгән мөнәсәбәтләр. Аның ирекле һәм мәҗбүри төре бар.


Дәүләт кайгыртуы


Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ММИ) турында беләбез. Ул закон тарафыннан төгәл кысаларга кертелгән, бу очракта кагыйдәләр, объектлар һәм тарифлар норматив-хокукый актлар ярдәмендә төгәл билгеләп куелган.


Гражданнар кодексының 927 маддәсе буенча иминиятләштерү компания һәм иминиятләштерелүче зат арасында килешү төзү нигезендә тормышка ашырыла. Ул халыкның зур өлешенә яки гомуми җәмгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне үз эченә ала.


Мәҗбүри иминиятләштерү үзе берничә төргә бүленә. Бүген безгә иң таныш булганын – сәламәтлеккә кагылганын карап үтик. Мәҗбүри медицина иминияте полисы илебездә яшәүче барлык кешедә дә бар дияргә була. Бу төр иминиятләштерүнең максаты – фондта тупланган чаралар хисабына тоткарсыз медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү. Кертемнәр рәвешендәге акчаны медицина фондына эш бирүчеләр бердәм социаль салымның 5,1 проценты күләмендә күчереп бара. Хезмәт күрсәтү һәр кешегә бертөрле.


Медицина иминияте полисын алу өчен Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр кешенең әлеге полис нигезендә Россиянең төрле почмакларында медицина ярдәме алуга хокукы бар.


Акча түләп саклану


Ләкин кайчак мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кысаларында күрсәтелгән хезмәт җитеп бетмәскә мөмкин. Бу очракта ирекле рәвештә иминиятләштерү программасы ярдәмгә килә. Ул дәүләтнең сәламәтлек саклау системасына яки мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә өстәмә рәвештә медицина хезмәте күрсәтүгә киткән чыгымнарны өлешчә яки тулысынча каплау мөмкинлеге бирә. Биредә килешү төзүче сәламәтлегенә бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта финанс яктан яклану һәм еллык кертем күләмен үзе билгели. Һәр кешегә шәхси якын килү каралган.


Сүз уңаеннан, узган ел булган хәлне сөйләп үтим. Улымның классташы велосипедта йөргән чакта егылып китә һәм аягын сындыра. Травмпунктта баланы ММИ полисы буенча дежур табиб кабул итә: беренчел медицина ярдәме күрсәтелә, рентген ясала, гади гипс салына. Малай шулай ук ирекле иминият полисына да ия булганга, әнисе табиб бәяләмәсен һәм рентген сурәтен ике нөсхәдә ясатуны сорый. Бер атнадан соң гаилә ирекле иминиятләштерү полисы буенча түләү ала. Әлеге акча баланың аягына полимер гипс салдырырга, култык таягын арендалауга һәм әни кешегә, гаилә бюджетына зыян китермәгән хәлдә, улы савыкканчы аның янында булырга мөмкинлек бирә. Ата-ананың үз вакытындагы аңлылык күрсәтүе баланың аякка басуына ярдәм итә.


Тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү бөтен дөньяда үсеш алган! Кызганычка каршы, безнең илдә әлеге мәсьәләгә игътибар бирә башладылар гына әле. Без машина, фатир, йортларны иминиятләштерергә акча кызганмыйбыз, аны кирәк эш дип саныйбыз. Чөнки алар күпме көч һәм акча тотып алынган кадерле, кыйммәтле нәрсәләр бит. Ә менә чират ата-ана тарафыннан бүләк итеп бирелгән сәламәтлеккә җиткәч, югалып, уйланып торабыз. Ләкин бүгенге көндә иминиятләштерү эше акчага гына кайтып калмый, ул үз-үзеңне, балаларыңны, якыннарыңны кайгыртуга барып тоташа.


Тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, һичшиксез, һәр кешенең шәхси эше. Ләкин, сакланганны саклармын дигәндәй, бу турыда сөйләү һәм белү кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ