Логотип Магариф уку
Цитата:

Аксубай укытучысы китап чыгарган

Геннадий Горбунов районда талантлы тарих укытучысы һәм шахмат буенча уңышлы тренер буларак таныш, дип яза "Авыл таннары" газетасы. Үзенең сәләтен эшкә җигеп, үз эшенә укучыларны һәм тәҗрибәле шахматчы...

Геннадий Горбунов районда талантлы тарих укытучысы һәм шахмат буенча уңышлы тренер буларак таныш, дип яза "Авыл таннары" газетасы. 


Үзенең сәләтен эшкә җигеп, үз эшенә укучыларны һәм тәҗрибәле шахматчыларны да җәлеп итеп, ул “Аксубай районында шахматның үсеш алу тарихы“ китабы өстендә эшләвен төгәлләде. Басмада шахмат һәм шашка буенча турнирларга бәйле булган бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Укучылар безнең беренче чемпионнар һәм призерларның исемнәрен белә, аларның фоторәсемнәрен карый алалар. Монда районның оста шахматчылары һәм шашкачыларының биографияләре урын алган. Аксубай – Нурлат иптәшләрчә матчларга багышланган бүлек тә бар, анда 1973 елдан башлап безнең шахматчыларның команда нәтиҗәләренә керткән өлешләренә бәя бирелгән. Шундый йомгак та ясалган: “Соңгы елларда гына безнең шахматчылар һәм шашкачылар республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда 35 медаль яулаганнар“. Электрон төрдә китапны шахмат клубының  aksuchess.ru  сайтында  табарга була.


– Район шахматчылары турындагы китап күренекле шахматчы Адель Купцов һәм шулай ук  материаллар җыюда, әзерләүдә бәя биреп бетергесез булышлык күрсәткән район шахматчылары ярдәме белән дөнья күрде, – ди автор. –  Ярдәм иткәннәре өчен минем аларга рәхмәтем зур. Бердәм көч белән бастырылып чыгарылган китап интеллектуаль спорт төрен  үз итүчеләрнең яратып укыла торган китабына әверелер дип ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ