Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш районының берничә мәктәбе яңа уку елын яңа җитәкче белән башлаячак

Әлеге исемлектә  Татар Суксу, Киров урта мәктәпләре, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре,  Балалар иҗат үзәге бар. Бу хакта  «Актаныш таңнары» газетасы хәбәр итә.Шул рәвешл...

Әлеге исемлектә  Татар Суксу, Киров урта мәктәпләре, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре,  Балалар иҗат үзәге бар. Бу хакта  «Актаныш таңнары» газетасы хәбәр итә.


Шул рәвешле, 2018-2019 уку елында  Татар Ямалы мәктәбе белән  Гөлназ Фәйрушина җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр Гөлназ Гилмегаян кызы Татар Суксу урта мәктәбендә тарих  укытучысы вазыйфасында хезмәт куйды.


Соңгы елларда  Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор булган Илнур Таһир улы Хуҗин яңа уку елын “Балалар иҗат үзәге”  балаларга өстәмә белем бирү оешмасы   җитәкчесе буларак башлап җибәрәчәк.


Киров урта мәктәбе директоры итеп Гарипов Даниал Дәниф улы билгеләнде. Даниал Дәниф улы райондашларыбызга  шактый еллар Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләгән тәҗрибәле директор буларак таныш.


Яңа Әлем мәктәбе директоры вазыйфалары исә Илназ Шәриповка йөкләтелде. Моңа кадәр Илназ Илшат улы Актаныш районы мәгариф идарәсе методисты булып эшләде.


Шулай ук Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективын да яңарыш көтә. Әлеге мәктәп белән Газизов Гадел Фирдәвис улы җитәкчелек итәчәк. Ул Иске Кормаш мәктәбендә җәмгыять белеме фәнен укытты.


Иске Кормаш мәктәбе директоры булып хезмәт куйган Газизов Фидан Фирдәвис улы да җитәкчелек вазыйфаларын Татар Суксу урта мәктәбендә дәвам итәчәк.







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ