Алабугам – ак калам

(IX– XI сыйныф укучылары катнашында тарихи-иҗади бәйге)

Гөлфия Ибраһимова,

Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Алабуганың тарихи урыннары сурәтләнгән банер эленгән, аңа «Алабугам – ак калам» дип язылган. Сул якта – алып баручылар өчен журнал өстәле. Аның өстендә матур итеп калын-калын китаплар тезеп куелган. Залга борынгы татар халык җыры агыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы.

Текә Чулман ярларыннан

Чакырып тора үзенә.

Ак мәчетем – ак бәхетем

Җир йөзендә бер генә.

2 нче алып баручы.

Изге җирем – Болгар илем,

Ак калам – Алабугам,

Чулманыңда, урманыңда

Яшьлек елларым узган.

1 нче алып баручы.

Болгар, даның – чал тарихта,

Әй син яшьлек каласы,

Киләчәктә синең исемең

Гасырларга барасы.

2 нче алып баручы.

Изге җирем – Болгар илем.

Алабугам – ак калам,

Синең язмыш – минем язмыш,

Мәңгегә синдә калам.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм кунаклар! Хәерле көн сезгә!

Районыбызның югары сыйныф укучылары өчен оештырылган “Алабугам –ак калам” бәйгесен башлыйбыз. (Тантаналы музыка яңгырый.)

2 нче алып баручы. Бүгенге бәйгедә (укучыларның исем, фамилияләре, чыгыш ясаячак тәртип саны әйтелә) катнашалар.

(Саннар матур итеп язылып, укучыларның түшенә беркетелгән. Бәйгедә катнашучылар берәм-берәм сәхнәгә чыгалар, ярымай булып тезелеп басалар. Бәйгедә катнашучыларны шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы тәбрикли.)

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар, сезне бәйгенең тәртибе белән таныштырып үтәм:

  1. «Үзем турында үзем» (чыгыш ясау өчен һәр катнашучыга 23 минут вакыт бирелә)(5 балл)
  2. «Читтән торып экскурсия» (укучылар шәһәрнең бер музее турында татар телендә презентация һәм чыгыш әзерләп килә. Экскурсияне алып баручыга, чыгыш ясар өчен, 5 минут вакыт бирелә.) (10 балл)
  3. «Туган шәһәреңне беләсеңме?» (Алабуга тарихы буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирү. ) (10 балл)
  4. «Мәкаль әйтеш» (укучыларның татар халык авыз иҗатын белүләре тикшерелә. Бу бәйге хакында катнашучылар алдан искәртелә. Бәяләгәндә, хәтер, җитезлек, сәнгатьле сөйләм искә алына. Ярыш 1 минут дәвам итә.) (1 балл).
  5. «Бер булганнан бар да була» (Җыр, бию, сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәтү.) (5 балл)

2 нче алып баручы. Бәйге булгач – бәйге инде. Һәр укучының чыгышы, җаваплары бәяләнеп барылырга тиеш. Бу җаваплы эшне башкару мөхтәрәм хөкемдарларыбызга тапшырыла. (Бәйгенең хөкемдарлары белән таныштырыла.)

Бүген бәйге, бүген зур тамаша,

Безне зур эшләргә өндәүче сез.

Хөкемдарлар, сезнең эш җаваплы –

Алтыннардан энҗе эзләүче сез.

1 нче алып баручы. Районыбызның мәктәп һәм гимназияләрендә укучылар арасында үткәреләчәк «Алабугам – ак калам» бәйгесенең 1 нче этабын башлыйбыз. Ул «Үзем турында – үзем» дип атала. Катнашучының татар телендә матур сөйли белүе, чыгышның эчтәлекле булуы, укучының иҗади уңышлары исәпкә алына.

Искәрмә. Катнашучы чыгыш ясый, сыйныфташлары ярдәм генә итәргә мөмкин, үзе башкарган кул эшләрен яки татар халкының бер милли ризыгын пешереп алып килә ала.

2 нче алып баручы.

Кыска итеп ачык сөйләү –

Зирәк акыл билгесе.

Һәркайсыгыз тапкыр итеп

Ачсын күңел көзгесен.

(Катнашучылар тәртип саны буенчы бер-бер артлы чыгыш ясый.)

1 нче алып баручы. Күңелле тәнәфес игълан итәбез.

Бүген бездә көч сынаша

Яшьләрнең уңганнары.

Егетләрнең һәм кызларның

Бар яктан булганнары.

Хәзер катнашучылар сәнгать осталыкларын күрсәтәчәкләр. (Бу тәнәфестә катнашучыларның беренче яртысы чыгыш ясый. Ул арада хөкемдарлар чыгышларны бәяләп балл куялар. Ярышның бу өлешенә нәтиҗә ясыйлар.)

2 нче алып баручы. «Читтән »диләр. Безнең тарихыбыз музейларда саклана. Аларны барлау, туплау, саклау өчен, бик күп көч сарыф ителә. Шулай ук укучыларыбыз үзләре укыган мәктәпләрдәге музейларда лекторлар булып торалар. Ә бүген алар – шәһәребез музейларының экскурсия җитәкчеләре. Җәй көне, шәһәребезгә туристлар күп килгән вакытта, ярдәмгә сезне чакырырлык булсын, хөрмәтле укучылар. Өй эшләрен тикшерер вакыт җитте, сынатмагыз! (Эшләрне бәяләгәндә, укучының сүз осталыгы, үз-үзен тотышы, тарихи мәгълүматлардан ни дәрәҗәдә файдалана белүе исәпкә алына.)

1 нче алып баручы. Гыйлем юлы бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр. Безгә дә шәһәребез турындагы белемнәрне бер төенгә төйнәп гомумиләштерергә кирәк. Бу бәйгедә укучы туган шәһәребез тарихы, аның данлыклы шәхесләре турында әзерләнгән сорауларга җавап бирергә тиеш. Сәхнәгә барлык катнашучыларны бергә чакырабыз. (Катнашучылар, чиратлап, сорауларны чәчәк таҗыннан өзеп ала.)

Үрнәк сораулар:

  1. Бүгенге Алабуганы ни өчен музей-шәһәр дип әйтергә була?
  2. Рус язучыларыннан кемнәр Алабугада булган? (С.Щедрин, А.Радищев, М.Цветаева, В.Короленко, А.Толстой, С.Романовский.)
  3. Алабуга каласы үзендә СССРның халык артисты, атаклы опера җырчысы тууы белән данлыклы. Кем ул шәхес? Татар театр тамашачысына әлеге артист нинди үлемсез сәхнә образлары иҗат итүе белән билгеле? (Азат Аббасов. Ул Н.Җиһановның «Алтынчәч»ендә Җик , «Җәлил» операсында Җәлил образларын иҗат итә.)
  4. Сөембикә манарасы Казан каласының символы, эмблемасы булып санала. Ә Алабуга шәһәренең нинди тарихи һәйкәле шундый ядкарь сыйфатында йөри. Аның турында ниләр беләсез? (Ак мәчет турында сөйлиләр.)
  5. Ак мәчет нинди максат белән корылган булган, аның янында ничә манара булган? (Гыйбадәт кылу өчен төзелгән, 8 манара булган.)
  6. Алабуга шәһәренең нинди исемнәре булган? (Гелон, Бряхимов, Трехсвятское.)
  7. Д.И.Стахеевка куелган һәйкәлнең скульпторын атагыз? (Владимир Димченко.)
  8. М.Цветаеваның мемориал комплексы ничәнче елда ачылды? (2002 елда.)
  9. Хәтер мәйданында кемгә кулган бюст бар? (Л.Говоровка.)
  10. Алабуганың иң күренекле һәм бай купецларын әйтегез. (Стахеевлар, Черновлар, Гербасовлар, Ушковлар, Шаталиннар һ.б.)
  11. Алабуга шәһәре гербы ничә өлештән тора? Өске өлешендә нәрсә ясалган? (2 өлештән тора: өстә болыт арасыннан ук тоткан кул, ә аскы өлешендә агач төбендә тукран сурәтләнгән.)
  12. Алабугада нәрсәләр җитештерелә?
  13. Алабугада нинди музейлар бар? (И.И.Шишкин, Н.Дурова, М.Цветаева, В..Бехтерев, Туган якны өйрәнү музее.)
  14. Алабуга шәһәре исеменең килеп чыгышын аңлатып бирегез. (Төрлечә аңлатыла: күл исеме, усал үгез, кеше исеме, балык.)
  15. Күренекле драматург Таҗи Гыйззәт Алабугада кайсы елларда яшәгән? (19251928 елларда.)
  16. Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне атагыз. (Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Саимә Гыйльметдинова, Тәслимә Кәримова.)
  17. И.Шишкиннның музей йорты кайчан ачылган? (1975 елда.)

2 нче алып баручы. Кабат күңелле тәнәфескә чакырабыз. (Бәйгедә катнашучыларның икенче яртысы чыгыш ясый.)

1 нче алып баручы. «Алабугам – ак калам» бәйгесендә катнашучы укучыларны сәхнәгә чакырабыз. II һәм III тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз хөкемдарлар рәисенә бирелә. (Рәис укучыларның күрсәткән презентацияләрен, лекторлык осталыкларын бәяли; шәһәр тарихы буенча сорауларга җавапларның нәтиҗәсен чыгара, балларны игълан итә. Укучылар сәхнәдә басып калалар.)

2 нче алып баручы. Бәйгебезне дәвам итәбез. Хөрмәтле катнашучылар! Хәзер сез «Мәкаль әйтеш» бәйгесендә  матур итеп, җитез генә туган ил турындагы мәкальләрдән такыя үрерсез. (Катнашучылар бер-бер артлы, җитез генә, сәнгатьле итеп мәкаль әйтешәләр. Ярыш 1 минут дәвам итә.)

Үрнәк мәкальләр:

Илсез кеше – телсез сандугач. Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта. Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар. Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең. Туган туфракка баскан эз суынмый. Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын. Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир. Илгә таянган – Идел кичәр һ.б.

1 нче алып баручы. Соңгы тур нәтиҗәләре белән таныштыру һәм бәйгегә йомгак ясар өчен, сүз хөкемдарлар рәисенә бирелә. (Ул бәйге буенча фикерләрен, укучылар арасында үткәрелә торган мондый чараларның талантлы укучыларны барлауда әһәмияте бик зур булуын билгеләп үтә. I, II, III урын алучыларны һәм, ярышлар эчтәлегенә туры китереп, номинациядә җиңүчеләрне билгели. Бәйгедә катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырыла.)

Добавить комментарий