Логотип Магариф уку
Цитата:

“Алар белем алырга сәләтле!”

Дөньякүләм сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, “аутизм” диагнозы куелган балалар саны ел саен якынча 13 процентка арта. Россиядә мондый статистика алып барылмый. Ләкин бездә дә шакт...

Дөньякүләм сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, “аутизм” диагнозы куелган балалар саны ел саен якынча 13 процентка арта. Россиядә мондый статистика алып барылмый. Ләкин бездә дә шактый. Мисал өчен бер Әлмәт районында гына да психоневрология диспансерында 224 бала исәптә тора.


Яңа уку елыннан Әлмәтнең 21нче санлы мәктәбендә тәҗрибә рәвешендә “аутизм” диагнозлы балаларны, башка сәламәт яшьтәшләре белән бергә укытырга ниятлиләр. Әлмәт мәгариф, район идарәсендә “Аутизм. Проблема һәм аннан чыгу юлы” дигән проектка нигезләнеп эшләргә җыеналар. Проектны “Гадәти булмаган балалар” оешмасы эшләгән. Һәм бу яңалыкны Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров һәм Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов та хуплаган.


– 80 процент аутист балалар укырга сәләтле,- ди Әлмәттәге “Гадәти булмаган балалар” оешмасы җитәкчесе Андрей Сатыбалов. – Минем үземнең дә шундый балам бар, моны яхшы беләм. Тик төп проблема: Әлмәттә аутист балаларны укытырга махсус белемле укытучылар юк. Инклюзив белем бирү – әлеге проблемадан чыгуның төп юлы. Безнең оешма бу эшне үз өстенә алыр иде, ләкин әлеге дә баягы бөтен нәрсә акчага кайтып кала. Якынча миллион сум акча кирәк булачак, махсус белгечләр: тьютор, психолог, логопед, дефектолог һәр ресурс бүлмәнең укытучысы.


Шулай да депутат Ринат Хәйров төшенкелеккә бирелмәскә өндәде:


–Һәр проблемадан чыгу юлы бар. Әлмәт мисалында әлеге проектның уңышлы икәнен үз мисалыгызда күрсәтсәгез, максатыгызга ирешерсез. Шул исәптән без дә булышырбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ