Логотип Магариф уку
Цитата:

Алинә Заһитованың әтисе: Ярыш алдыннан мин аңа киңәшләр бирмим

Татар кызы – 15 яшьлек Алинә Заһитова Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды. Тимераякта шуучылар арасында ел саен уздырыла торган бөтендөнья бәйгесендә спортчылар шә...

Татар кызы – 15 яшьлек Алинә Заһитова Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды. Тимераякта шуучылар арасында ел саен уздырыла торган бөтендөнья бәйгесендә спортчылар шәхси күрсәткечләре буенча гына катнаша. Анда бары тик иң көчле спортчылар җыела.
Ярыш тәмамлангач, Алинә үзен яхшы хис итүе, чыгышы белән канәгать булуы турында белдерде.
- Үз чыгышымнан канәгать. Дөресен генә әйткәндә, бер генә чыгыш та идеаль була алмый инде ул. Һәр спортсмен үзендә нинди дә булса кимчелекләр таба, һәрвакыт нәрсәне дә булса камилләштерәсе килә. Берничә көннән (21-22 декабрьдә – Авт.) Россия чемпионаты башлана. Бу минем өчен бик җитди старт. Ике чыгышымны да югары дәрәҗәдә башкарырга, тамашачыларга матур программа күрсәтергә тырышырмын, - дигән Алинә чыгышыннан соң журналистларга биргән әнгәмәсендә.
Спортчы кыз Пхёнчханда узачак Олимпиадада катнашырга теләге булуын да яшерми. Аңа кадәр Алинәнең Россия, Европа чемпионатларын узасы бар әле.
- Һәр спортчы Олимпия уеннарында катнашырга тели, минем дә мондый теләк бар. Көньяк Кореяда бер тапкыр да булганым юк, - ди кыз.
Япониядә узган ярышлар Россия спортчыларын Олимпиадага кертергә теләмәүчеләрнең борынына чиртте, чөнки икенче урын алучы кыз да безнеке. Россия җыелмасында булган Мария Сотникова, Алинәдән аз гына калышып, көмеш медаль яулады. Танылган спортчы кызыбыз Евгения Медведева җәрәхәт алмаган булса, пьедесталның барлык баскычларында Россия фигуристлары гына басып торыр иде әле. Ләкин бу урын Канада спортчысы Кейтлин Осмондка эләкте. Алинә исә кыска һәм мәҗбүри программаларда 223 балл җыйды.
 
Кем ул Алинә Заһитова?
Алинә 2002 елның 18 маенда Ижау шәһәрендә туа. Әти-әнисе аңа исемне гимнастка Алинә Кабаевага ошатып куя. Ләкин кыз гимнастика урынына тимераякны сайлый. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, Заһитовларның бөтен гаиләсе тимераякта дисәк тә була. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Апасы кебек ул да зур уңышлары белән мактана ала. Әтиләре Илназ тумышы белән Актаныш якларыннан. 1991-2014 елларда Ижауның «Ижсталь» хоккей командасы уенчысы. Шулай ук «Авангард» (Омск), «Нефтехимик» (Нижнекамск), «Нефтяник» (Лениногорск), «Нефтяник» (Альметьевск), «Прогресс» (Глазов), «Сарыарқа» (Караганда, Казахстан) хоккей командаларында чыгыш ясый. Хәзерге вакытта «Ижсталь» командасы тренеры. Узган сезонда командасын югары хоккей лигасында көмеш медальгә кадәр күтәрә. Якыннары Илназ Заһитовны спортчы буларак кына түгел, яхшы, ачык, ә иң мөһиме - милли җанлы кеше буларак искә ала.
- Илназ кечкенәдән хоккей ярата иде. Дәресләрдән соң калып та хоккей уйнады. Әтисе белән әнисе дә егетнең спортка шуның кадәр игътибар бирүен күреп, укуына комачау итмәсә ярар иде, дип борчылды. Ләкин ул малай кеше өчен яхшы укыды. Чын “дүртле”лек дисәк тә була. Хәзер дә мәктәпне онытмый. Ике ел элек безгә хоккей тартмасы ясадылар. Ул эштә Илназ да катнашты. Хәтта кайчандыр мәктәптә аның белән хоккей уйнаган яшьтәшләрен бер хоккей командасына җыйган иде. Яңа бозны сынадылар. Безнең мәктәп үзенчәлекле. Ул вакытта балаларның 70 проценты татар иде. Татар телен дәрес буларак укытык. Илназ татарча яхшы белә иде, хәзер дә онытып бетермәгәндер әле, - диде ШК” хәбәрчесенә Илназ Заһитовның укытучысы, Ижауның 12 нче урта мәктәбе директоры Оксана Вятчанина.
Фигуралы шуу белән Алинә 2007 елда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр Ижауның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә белем ала. Хәзерге вакытта ул Мәскәү тренерлары Этери Тутберидзе белән Сергей Дудаков белән төрле ярышларга әзерләнә.
Кызның әтисе үзе спортчы булса да, аңа ярыш алдыннан киңәшләр бирмим, ди.
- Моның өчен аның тренерлары бар. Ул мине түгел, аларны тыңларга тиеш. Фигуралы шууны ни өчен сайлаганын әйтә алмый инде хәзер. Үзем бозга гашыйк булгангадыр инде, аны да кечкенә вакытында тимераякта шуарга өйрәтү өчен түгәрәккә бирдек. Беренче тапкыр мин Әлмәт шәһәрендә эшләгәндә өч яшендә бозга басты ул. Сак кына, егыла-егыла өйрәнде. Ул вакытта әле нинди дә булса уңышларга ирешер дип уйламадык та, - диде Илназ Заһитов безгә.
Моннан ике ел элек кыз Мәскәүгә күченә. Ижауда исә аны яратып искә алалар.
- Спортчы буларак, аның графигы бик тыгыз иде, укуда дәрес калдырган очраклар да булды. Ләкин без, укытучылар, аның хәленә керергә тырыштык. Алинә дә “мин - спортчы” дип йөз чөереп йөрмәде, өйгә бирелгән биремнәрне үзлегеннән өйрәнде. Безнең Ижауда боз сарайлары белән проблема, Алинәгә Әгерҗе районына кадәр тренировкаларга барырга туры килде. Шуңа карамастан безнең фигуралы шуу белән шөгыльләнгән спортчы кызларыбыз бик күп. Көчле тренерларыбыз эше нәтиҗәседер. Алинәне шәхсән белгәнгә, аның һәр чыгышын күзәтеп барам. Сеңлесе Сабина да аның эзләре буенча китте. Ул да безнең мәктәптә өченче сыйныфта укый, - диде 83 нче мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Жвакина.
Алинә Заһитованың уңышлары
Юниорлар арасында ялгыз чыгыш буенча дөнья чемпионы (2017 ел).
Фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе (2016).
Фигуралы шуу буенча өлкәннәр арасында Гран-при финалы җиңүчесе (2017 ел).
Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры.
Бу елның 9 декабрь нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча Тимераякта шуучылар халыкара берләшмәсе әгъзалары арасында Алинә 15 нче урында бара.
Алисә Сабирова,
"Шәһри Казан" газетасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ