Алия һәм Разил Вәлиевләр: «Тәрбия балага исем кушудан башлана»

Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең үткәннәре хакында: «Минем тормыш мәктәпләрем», — дип сөйләргә ярата. Алар исә гаиләдән аерылгысыз. Ә гаиләсе зур, ышанычлы: тормыш иптәше – танылган табибә Алия ханым, кызлары Сөембикә, оныклары Камилә белән Җәмилә һәм оныкчыклары Әмир.

Мич башында – уку залы

Аларның гаиләсендә әти кешегә хөрмәт зур. Өйләренә кергәндә үк, Алия ханым үз фикерен әйтеп куйды: «Кияүгә чыкканда ук кем белән тормыш итәсеңне белеп чыгарга кирәк. Иреңнең алдыннан түгел, артыннан бар. Аңа яраклаша белү дә – ныклы гаилә тоткасы!» Шуңа да хуҗабикә, ире сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый, күбрәк табын янында кайнашты.

Гаилә башлыгы белән әңгәмәбездә Түбән Кама районы Ташлык авылына, шагыйрьнең балачагына кайтып киләбез. Әти-әни, 8 бала, әби-бабай – барлыгы 12 кеше. Ул үскән гаиләдә үзара сүзгә килүләр сәяси караш төрлелегеннән генә килеп чыга. Исмәгыйль абый – чып-чын коммунист, авылда абруйлы шәхес, ә әниләре – оста куллы, диндар Нуретдин кызы, үзе дә биш вакыт намазын калдырмый. Ипи салганда, Разилне мич башына утыртып, романнарны кычкырып укыттыра. Әдәбиятка тартылуның беренче адымнары әнә шулайрак була. Үсеп җитеп, Казанда Габдрахман Әпсәләмов белән күрешкәч: «Мин сезгә бик рәнҗешле, сезнең аркада сукыр кала яздым, – дип, язучыны аяктан ега яза Разил абый. – Лампа яктысында мич башында әсәрләрегезне укып үстем…»

Казанда ике ел укыгач, Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институтына юл ала ул. Бер урынга 200 кеше булган иҗат конкурсыннан үткәч, саубуллашырга дип Казан университетының кафедра мөдире Гази Кашшаф янына керә. «Хәтерлисеңме, моннан ике ел элек әңгәмә вакытында, ни өчен КДУга керергә булдың, дигәч, син: «Монда Лев Толстой укыган, Ленин укыган…» – дип җавап биргән идең. Ә хәзер ник китәсең?» – ди остаз. Разил абый да югалып калмый: «Лев Толстой киткән, Ленин киткән, мин дә китәргә булдым», – ди.

Мәскәүгә килгәч, егетне сагыш урап ала. 7 миллион кеше арасында беркемне белми каңгырап йөр әле! Октябрь бәйрәменә открыткалар юлларга дип шәһәрнең баш почтампына бара ул. Кинәт күзе таныш йөзне абайлап ала: Гәүһәр Абдуллина! Казанда бергә укыган, Мәскәү егетенә кияүгә чыгып башкалага күченгән сабакташы. Гәүһәр аны Октябрь бәйрәменә үзләренә кунакка чакыра. Бара егет. Фатирлары тәрәзәсеннән Кремль күренеп тора икән. Ә кунаклар арасында булачак хатыны – Гәүһәрнең туганнан туган сеңлесе Алия дә була. Кайтырга бергә кузгалалар. Юл озын була: башта метрога, аннан троллейбуска утыралар… Ә сөйләшер сүзләре күп яшьләрнең: икесе дә Бальзак белән «җенләнгән» чак. Алия Мәскәүдә медицина институтында белем ала, тулай тораклары да янәшәдә генә булып чыга. Ул чакларда Әдәбият институты студентлары иҗат белән гөрләп яши: тулай торакларда атна саен иҗат кичәләре уза. Анда Евтушенко, Вознесенский, Гамзатов, Ахмадуллина, Айтматовлар килә. Озак та үтми, Разил белән Алия өйләнешеп тә куя…

разил гаилэ обр

Өйләнү – көйләнүме?

Гаиләле кешенең үз мәшәкатьләре. Кызлары Сөембикә тугач, студент гаиләсенә тулай торактан чыгып китәргә дип, ике атна вакыт бирәләр. Шактый ара фатир таба алмый гаилә башлыгы. Алия яшь баласы белән Үзбәкстанга – әти-әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр була. Озак эзләнеп йөргәч, Мәскәүдән 15 чакрым ераклыктагы Перловское дигән станциядән ярымҗимерек бер иске дача таба, гаиләсен шунда алып килә. Үзе көндез укуда, төнлә «Москвич» машиналары ясый торган заводка эшкә керә. Тимерчелек цехында эшләүнең үз газабы, махсус колакчалар киеп эшләсә дә, лекциягә килгәч, профессорның авыз кыймылдатканын гына күрә, тавышын ишетми, колагы тона. Ярты ел интеккәч, кул селтәп, макарон фабрикасына эшкә урнаша. Үзе генә түгел, сабакташлары да токмачка кинәнә, анда шунысы яхшы: ашаталар да, макарон да биреп җибәрәләр. Шул көннәрнең берсендә хат ала ул. Әнисе дүртьюллык шигырь дә язып җибәргән:

«Кайтсаң иде кеше улы кебек,

Япсаң иде лапас түбәсен.

Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,

Оныттың да безне, күрәмсең».

Бу хатны укуга, әҗәткә акчалар ала-ала, гаилә авылга йөгереп кайтып төшә инде…

«Остазларым шәп иде», – дип Мәскәүдәге тормыш мәктәбен хәтерендә яңарта Разил абый, популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм профессор Лев Ошанинны сагынып искә ала. Шулай берчакны урамда очраша ул остазы белән. «Кызың туган икән, котлыйм, – ди Ошанин. – Ә акчаң бармы соң?» Аһ, укытучыдан яшереп калып буламы соң? Фатир эзләп тилмереп йөргән вакытларда стипендиясез дә калдырганнарын каян гына белгән диген. Кесәсеннән чыгарып 200 сум акча тоттыргач, студент: «Алмыйм», – дип киреләнә, кайтара алмыйсын чамалый бит. «Баегач, кайтарырсың. Кызыңа тәмлүшкәләр, хатыныңа бүләк ал!» – ди профессор. Ул көнне кош тоткан кебек канатланып кайтканын Разил абый үзе генә белә. Ике елдан соң үзенең беренче китабы дөнья күргәч, гонорар алуга, Ошанин янына йөгерә. Бурычымны кайтарырга килдем, ди. Тегесе көлеп кенә куя: «Син дөрес аңламагансың, миннән баерак булгач кайтарырсың дигән идем», – ди. Шуның белән шул. Нинди авыр чорларда да яхшы кешеләр очрап торуын күр әле син.

разил гаилэ оныклар обр

Исемендә – җисеме булсын

Сүзебез акрынлап кына бала тәрбияләүгә күчә. Заман белән бергә атлаган яшьләрнең, Мәскәүдә яшәп, бердәнбер кызларына Сөембикә исеме кушулары да гаҗәп бит. Әни кеше сүз ала: «Без үскәндә Үзбәкстанда Сөембикә исемле бик матур татар хатыны бар иде. Балалар табибәсе иде ул. Диаспора гына түгел, башка халыклар да аны ярата, бик итагатьле, тыйнак, тәрбияле, дип соклана иделәр. Татарлар тарихы турында махсус китаплар укымасак та, әтинең сөйләгәннәреннән Сөембикә-ханбикә турында ишеткән булды. Матур исем бит!» «Бала тәрбияләү минем өчен исем куюдан башланды, – ди Разил абый. – Алия белән сөйләшеп куйдык, малай туса – Искәндәр, кыз туса – Сөембикә кушабыз, дидек. Кыз туды. Атна-ун көн үткәч, ЗАГСка исем яздырырга киттем. Исемлектә юк, дип андый исем кушудан баш тарттылар. Нишләргә белмичә борчылып кайттым инде. Казанга – Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институтына, татарда Сөембикә дигән исем бар икәнен раслаган документ җибәрегез әле, дип хат язарга булдым. Беркатлы булганмын инде, көттем-көттем – җавап килмәде. Исем кушу өчен бер ай вакыт бирелгән иде. Аптырагач, СССРның Ленин исемендәге Баш китапханәсенә юл тоттым. Анда өйгә китап биреш юк. Директор урынбасары Илдар Нәҗметдинов дигән татар кешесе иде, ялынып-ялварып диярлек, паспортлар калдырып, аның ярдәме белән өйгә бер кочак тарихи китаплар алдым. Шуны күтәреп ЗАГСка киттем, менә карагыз, бар ул исем, дип төртеп күрсәтәм. Болар янә киреләнә, төрле урында төрлечә язылган, бу безгә документ түгел, диләр. Шуннан кулдан китаплар да төшеп китте, күздән яшьләр чәчрәп чыкты. Шулхәтле рәнҗедем инде, үз балаңа үзең теләгән исемне куша алмагач… Шуннан соң бу ханым карап торды-торды да, «ну, упрямый татарин», дип, Сөембикә исемен язып бирде.

Ни өчен миңа кирәк иде ул исем, чөнки кызымны милли җанлы татар баласы итеп тәрбиялисем килде. Бабайдан ук ишетеп белә идем, балага исем кушканда ук аңа язмышын юрыйсың, исем ул язмышның башы икән. Сөембикә-ханбикә шикелле акыллы, төпле булуын теләдем кызымның».

Баласы өчен ата-ана бүген чыннан да сөенә, горурлана ала: Сөембикә ханым Җиһаншина Татарстан Милли китапханәсе җитәкчесе. Казан педагогика институтында тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы дипломы алгач, АКШта магистратурада укыган, Нью-Йорк китапханәсендә тәҗрибә туплап кайткан. «Милли күтәрелеш кызган 90нчы елларда бала көтә идем, – дип сөйли ул. – Кызым Камиләне бер сүз русча кушмыйча, татарча гына өйрәтеп үстердек. Күңелдә милли рух дөрләгән чаклар иде. Әнием Үзбәкстанда туып үскәнлектән, әти белән танышканда юньләп татарча белмәгән, шуңа күрә үзем башта аның белән күбрәк русча сөйләштем. Татарчаны әткәйнең авылына кайтып өйрәндем. Татарстанда яшәгән татар булмаганнарның: «Без татарча белмибез», – дип горурланып әйтүе ачуымны чыгара. Моның белән горурланырга түгел, ә оялырга кирәк. Үзең яшәгән җирдәге халыкның традицияләрен хөрмәт итәргә кирәк. Без чит илгә барганда аларча ун сүз булса да өйрәнәбез бит».

Бала ризыгы белән туа

Мәскәүдән диплом, уңган хатын, матур кыз белән әйләнеп кайтуны бүгенге яшьләр күз алдына китерә аламы икән? Разил абый да ул чакларда очып кына йөри. Җитмәсә, яхшы эш, фатир булырга тиеш дип ышандырып, үсендереп тә кайтарганнар. Тик кая ул… Яшь белгечнең Мәскәү кадәр Мәскәүне яулап кайтканын берәү дә белми, белергә дә теләми… Бер атнадан эш эзләргә чыга. Анда сугыла, монда… Бәхетенә, «Ялкын» журналында бер вакантлы урын табыла. Яшәргә урыны да булса икән?.. Гаиләгә тагын сынаулар өстәлә. Сөембикәне авылга – Ташлыкка кайтаралар. Алия ханым ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшләп, шуның тулай торагында яшәргә мәҗбүр. Разил абый редакциядә газета төпләнмәләре өстендә йоклап төннәр үткәрә. Берәр айлап вакыт узгач, газета-журналлар нәшрияты директоры янына керә ул. Мәскәүдән кайтканда, фатир вәгъдә иткәннәрен исенә төшерә: «Аска иске подшивкалар җәеп, өскә пальто ябынып йоклыйм», – ди. Җитәкче бик ипләп, хәленә кергәндәй итеп тыңлый да: «Бүгенге көндә фатирлар юк. Яңа төпләнмәләр бирербез», – дип чыгарып җибәрә. Байтак вакыт шулай бәргәләнеп яшәргә туры килә. «Хрущевка»дан бер бүлмәле фатир алгач кына җинел сулап куялар.

«Аерым яшәүдән курыкмадыгызмы?» – дип сорап куябыз Алия ханымнан шыпырт кына. «Гаилә бәхете аерым яшәүдән генә тормый, – дип җавап кайтара ул. – Әнә, бергә яшәп аерылышучылар да әллә ничаклы. Минем өчен бала хакына әти кешене саклау иң мөһиме иде. Тере әтисе була торып, башка берәү белән гаилә коручыларны аңлый алмыйм. Кайберләре: «Беренче иремә караганда яхшырак», – дип тә акланалар әле. Соң, син аның беренчесен яхшы ит. Булдыра алмыйсың икән, булганы белән килеш. Кан тарту, җан тарту дигән әйберләр бар, ят кеше берничек тә чит балага үз әтисе була алмый. Урта Азия халкы гаилә төшенчәсенә җитдирәк карый. Татарстанга кайткач, төрлесен күреп, аһ итә идем. Гаиләле кешеләргә күз аталар да, шуны мәхәббәт, дип атыйлар. Бу – урлашуның иң югары төре. Син булачак иреңне дөрес сайла. Үз тиңеңне тап. Үз вакытында карьера ясарга да мөмкинлегем булды. Тик иреңнән алда йөрү дөрес түгел, дип уйлыйм. Минемчә, гаилә беренче урында булырга тиеш».

«Күңелдә бер җөй калды, – дип сүзен дәвам итә гаилә башлыгы.

Дәвамы.

Гөлүсә Закирова.

Добавить комментарий