Логотип Магариф уку
Цитата:

Алмаз Хәбибрахманов – “Татарстан эрудиты” республика бәйгесе җиңүчесе

Казанда “Идея” технопаркында узган “Татарстан эрудиты 2014” VI республика бәйгесенең финал өлешендә республиканың 50 мәктәбеннән 180 укучы катнашты.“Татарстан эрудиты” бәйгесе җиңүчеләрен традицион тө...

Казанда “Идея” технопаркында узган “Татарстан эрудиты 2014” VI республика бәйгесенең финал өлешендә республиканың 50 мәктәбеннән 180 укучы катнашты.


“Татарстан эрудиты” бәйгесе җиңүчеләрен традицион төстә ике яшь категориясе буенча билгеләделәр. 7-9 сыйныфлар арасында “Яшь академик” исеменә берьюлы ике укучыга – Руслан Сабировка (КФУ каршындагы IT-лицей) һәм Артур Янбековка (Казанның 39 нчы мәктәбе) лаек булды. Өлкән сыйныф укучылары арасында икенче ел рәттән җиңүне Кукмара шәһәренең Булатов исемендәге лицееннан Алмаз Хәбибрахманов яулады.


2011 нче елда “Идея” технопаркы тарафыннан әлеге бәйге кысаларында “Нано-IQ” номинациясе гамәлгә куелган иде. Быел әлеге номинациядә  Бөгелмә шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбеннән Эдуард Минушев һәм Ксения Синягаева электрон китаплар белән бүләкләнде. Өченче урынга чыккан Алабуга шәһәренең 9 нчы мәктәбе укучысы Егор Пляшковка фотоаппарат бүләк ителде. Икенче урынны Казанның 39 нчы мәктәбеннән Артур Янбеков яулады, беренче урынга Алмаз Хәбибрахманов лаек булды. Аларның икесенә дә планшетлар бүләк ителде.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ