Логотип Магариф уку
Цитата:

Алмаз Хәмидуллин – Сочи vs Казан: «Ел укытучысы» бәйгесендә ничек җинеп чыгарга?

«Мәгариф» журналы Алмаз Хәмидуллин белән «Ел укытучысы – 2017» конкурсының республика этабында җиңү яулаганнан соң әңгәмә корган идек инде. Бүгенге очрашуыбызның сәбәбе тагын да мөһимрәк. (Кара: /Мәга...

WhatsApp Image 2017-10-19 at 16.05.32


«Мәгариф» журналы Алмаз Хәмидуллин белән «Ел укытучысы – 2017» конкурсының республика этабында җиңү яулаганнан соң әңгәмә корган идек инде. Бүгенге очрашуыбызның сәбәбе тагын да мөһимрәк. (Кара: /Мәгариф. – 2017. – №4. Б. 7 – 11.) Бүгенге әңгәмәбездән сез «Ел укытучысы – 2017» бәйгесе лауреатының ү тәҗрибәсендә нинди кызыклы алымнар кулланып эш иткәнен, Сочида узган  бәйгедән нинди тәэсирләр алганын, «Россиянең 2014 елдагы иң яхшы укытучысы» исеменә лаек булган Татарстан педагогы Алла Головенькинаның аның җиңүендә ярдәме ни дәрәҗәдә булганын белә алачаксыз.


– Алмаз Нуретдинович, әңгәмәбезне мәгариф системасыннан беркадәр ераграк булган сораудан башлыйк әле. Мәгълүм булганча, «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең быелгысы Сочида үтте. Әгәр дә Казан белән Сочины чагыштырсак, аерма зурмы?


Әлбәттә, аерма бар. Сочи Кара диңгез яр буенда урнашкан. Хәтта октябрь аенда да анда кояш тулы көчендә иде әле. Без дә рәхәтләнеп су коенып алдык. Охшашлыклары шунда: Сочи да, Казан да көннән-көн яңара,  заман рухы сизелеп тора. Һәр икесендә дә спорт объектлары аеруча күп. Ике шәһәрдә дә халыкның спортны үз иткәне сизелеп тора. Мәсәлән, Сочида күпләрнең көнне иртән иртүк урамда йөгерештән башлаганын үз күзем белән күрдем


– Бәйгенең башлангыч этабында инша язарга тиеш булдыгыз.  Конкурсны оештыручылар иншаның темасын «Мине укытучы буларга этәргән кеше» дип тәкъдим иттеләр. Сез иншагызда үз әниегез турында яздыгызмы әллә мәктәптә укыган чагыгыздагы берәр яраткан укытучыгыз хакындамы?


          – Шунысын әйтим: бу этап минем өчен бик үк җиңелләрдән булмады, чөнки, математика укытучысы буларак, инша язу белән, гомумән, очрашканым юк иде. Ә инде кем хакында язганга килгәндә... Мин аны әниемә генә багышламадым. Иншамда үз тормышымда фундаменталь роль уйнаган мөгаллимнәрне искә алдым. Алар арасында Түбән Каманың танылган математика укытучысы Фәнил Хәниф улы Таймасов та бар. Ул мине математика фәне буенча үткәрелә торган олимпиадаларның ничкәлекләренә өйрәтте. Һәм әле тагын бик күп укытучы турында яздым... Аларның һәрберсе минем тормышымда мөһим роль уйнады. Минемчә, һәр кешенең тормышында аны шәхес буларак үстергән берничә могтәбәр укытучысы буладыр.


          – Методик семинарда сез нинди теманы киңрәк ачарга омтылдыгыз?


         –Мин катнашкан методик семинар берләштереп укыту техонологиясенә багышланган иде. Үзем үткәргән дәрестә математика укытуның башка фәннәр белән нинди бәйлелектә булуын мисал итеп китердем. Химия, физика, биология кебек төп фәннәр математикага таяна. Әмма шул ук вакытта кемгәдер математика белән бернинди бәйләнеше булмас кебек тоелган фәннәр белән дә ниндидер уртаклык табарга мөмкин икән бит. Әйтик, сынлы сәнгать, музыка, медицина… Һәм менә бу элемтәне дәресләреңдә күрсәтә белү укучыларымда математика фәнен ныклап өйрәнү теләге уята да инде.


          – Белүебезчә, сез Сочиның бер мәктәбендә IX сыйныф укучыларына ачык дәрес биргәнгез. Дәрес барышында бөтенләй таныш булмаган әлеге яшүсмерләр белән уртак тел таба алдыгызмы?


        – Әйе. Сочидагы укучылар, башка шәһәрләрдәге кебек үк, аралашучан, кызыксынучан булып чыкты… Балаларның дәрестә актив катнашуы укытучы өчен зур роль уйный. («Ел укытучысы» кебек Бөтенроссия бәйгесендә бигрәт тә.) Ансыз ул үзен ача алмый. Һәм миңа нәкъ шундый укучыларга тап булдым да. Моның белән мин бик шат.


          WhatsApp Image 2017-10-19 at 16.05.34 – Россия күләмендәге  быелгы иң яхшы 15 укытучы исемен игълан иткән чакта күңелендә нинди уй-хисләр өермәсе иде?


            – Унбишлеккә керә алачагымны мин төгәл белә идем, чөнки беренче сынаулар нәтиҗәсендә минем барлык эшләрем дә топ-20гә  кергән иде. Әмма минем фамилиям «Х» хәрефенә башланганга күрә, минем исемне 15 нче булып әйттеләр… Ул чакта бераз шүрләтте


           – Бәйгедә һәрбер катнашучының интернет-сайтын тикшерделәр. Хәзерге көндә яхшы, заман укытучысына үз сайтын алып бару никадәр мөһим?


           – Гомумән, мөмкинлегем булса, мин бу этапны үзгәртер идем. Хәзерге заманда интернет-сайт аз кулланыла. Укучы аңа керми. Аңа ул кызы ктүгел. Шуңа күрә киләчәктә укытучының интернет-сайтын түгел, ә интернетта алып барган активлыгын тикшерергә кирәк. Социаль челтәрләр, мессенджерлар… Менә алар тикшерү объекты булырга тиеш. Сайтларны Инде калдырырга кирәк, алар укытучының шактый күп вакытын ала. Ә замана укытучысының вакыты болай да аз.


         – «Мастер-класс» темасы турында тулырак сөйләп китегез әле. Укучыны кызыксындырыр өчен Сезнең нинди индивидуаль алымнарыгыз бар?


         – Мастер-класста мин шулай ук математиканың башка фәннәр белән бәйләнешен ачыкладым. Төгәлрәк әйтсәк, кибернетика нигезләре турында сөйләдем. Әлеге фәннең тарихы белән таныштырдым: Цезарьдан башлап хәзерге көндә кулланылган шифр методларына кадәр... Һәрбер заман кешесе бу фән белән көн дәвамында очрашканын билгеләү мөһим иде. Математиканы беләме кеше әоллә юкмы, ул барыбер үзе дә сизмәстән Ферма кече теоремасын куллана. Мессенджерлардан хат җибәргәндә, экранда «Сезнен хатыгыз ниндидер-ниндидер ысул белән шифрлана» дип язучыга  кулланучы үзе дә белмичә, кибернетика дөньясы белән тоташа. Һәм моның турында мин берникадәр әкият, кызыклы вакыйга кебек сөйләдем. Шуңардан гыйбарәт тә инде минем индивидуаль алымым. Без кызыклы хәлләрне тыңларга яратабыз, шуңа күрә укытучыга  үз темасын әкият сөйләгән кебек сөйләргә кирәк.


         – Ачык дәрестә Сез укучылар алдында чыгыш ясадыгыз, мастер-класста – укытучылар алдында. Кайсы аудитория каршында авыррак булды?


          –  Укучы синең дәресеңә Инде әзерләнеп килә. Аның каләме, дәфтәре, башында билгеләнгән темасы бар. Аның белән эшне башлау җиңелрәк. Ә олы аудиторияне башта кызыксындырырга кирәк. Әмма мин шәхсән үзем чыгыш ясарга яратам. Һәм тегендә дә, монда да авырлык тоймадым. Уңышлы чыгыш ясар өчен бары тик аңлатырга теләгән теманы яхшы белергә һәм үз-үзеңә ышаныргакирәк.


       – «Педсовет»та катнашучыларны төрле төркемнәргә бүлделәр һәм аларга үткән елдагы җиңүчеләрне алып баручы итеп билгеләделәр. Сез Алла Головенькина төркеменә эләктегез. Ә ул – Татарстаннан. Якташыгыз белән бергә эшләү бераз җиңеллек бирмәдеме? 


         – Әйе, анысы шулай: миңа жирәбә белән бәхет елмайды дисәк тә була. Мин Алла Головенькина төркеменә эләктем. Әмма бу аның Татарстаннан булуына бәйле түгел. Ул миңа, гомумән, кеше һәмшәхес буларак ошый. Ул Татарстаннан булмыйча, мин аңа эләккән булсам, барыбер шулай ук шат булыр идем. Бу этапта миңа, гомумән, икеләтә бәхет елмайды. Без сөйләшкән тема миңа республика этабында да эләккән иде. Мин берникадәр Инде әзер идем.


         –  Сезнең «Педсовет»та шулай ук төркем сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү практикасы турында да фикер алышу булган иде. Ә менә Сез үзегез шәхсән коррекцион мәктәптә эшли алыр идегезме?


           –  Кеше эшли алмаслык эш юк бу дөньяда. Әгәр дә ул тели икән яки аңа бу эшне эшләргә кирәк, ул аны башкара алачак. Кайчандыр миңа коррекцион мәктәптә эшләргә туры килсә, мин эшләячәкмен. Билгеле, аның үз нюанслары булачак, әмма бу өлкәгә кагылышлы бик күп китаплар бар... Шуңа күрә эшли алыр идем дип уйлыйм. Мондый мәктәпләрдә эшләүче укытучыларга, минемчә, эш хакын арттырырга кирәк. Анда эшләүче укытучылар аерым зур хөрмәткә ия.


       – Ничек уйлыйсыз, безнең илдә бердәм мәгариф мәйданы инде төзелгәнме, әллә регионнар үз принциплары белән эшләүне дәвам итәме? Һәм, гомумән, кирәкме ул система?


         – Әгәр дә дәуләт дәрәҗәсендә бу процесс артыннан күзәтергә теләсәләр, бу очракта әйе, унификацияләштерү дөрес булыр иде. Билгеләнгән әспаплар ярдәмендә эшләү укытучылар арасындагы элемтәләрне ныгытачак. Ниндидер база булып, укытучыларга үзләреннән өстәмә материаллар кушарга рөхсәт бирсәләр, бу – бик яхшы булыр иде. Әлеге системага мин каршы түгел. Мисал өчен, мондый системада бер мәктәптән икенче мәктәпкә күченгән укучыга җиңелрәк булыр иде. Чөнки тегендә дә, монда да бер система һәм аңа җайлашып  китү җиңелрәк биреләчәк. Андый тәҗрибә Советлар Союзында Инде булды... Һәм, әйтеп узарга кирәк: уңышлы тәҗрибә. Ләкин мондый система керткән очракта регионнарганиндидер маневрлар үтәргә мөмкинлек бирергә кирәк булачак. Тулысынча аларны ирекләреннән мәхрүм итәргә ярамый.


       WhatsApp Image 2017-10-19 at 16.05.35 – Киләсе елда Татарстаннан бу этапта катнашачак укытучыга үз киңәшләрегезне бирегез әле.


         – Киләсе елга Татарстан җиңүчесе белән шәхсән үзем очрашырмын дип өметләнәм. Шунда барлык киңәшләремне аңа җиткерәчәкмен. Катнашучыга шуны әйтә алам: беренчедән, үз уңышыңа ышанырга кирәк. Ышанмасаң – берни барып чыкмаячак. Кызганычка, һәрбер этапта үзенә ышанмаган укытучыларны күрергә туры килде. Андый караш белән ерак китеп булмый шул... Икенчедән, көчле булу һәм үз принципларыңны яклый белү. Өченчедән, методистларның һәм үткән елгы җиңүчеләрнең киңәшләренә колак салу мөһим.


        – Татар теле турында бәхәсләр хәзер тынмый. Шуңа күрә моның турында Сездән сорамыйча булдыра алмыйм. Сез математика фәнен үз мәктәбегездә рус телендә укытасызмы? Ничек уйлыйсыз, төгәл фәннәрне татар телендә укытып буламы?


- Иң мөһиме: бу очракта – милләтләр дуслыгын саклап калу. Бер якның гына теләкләрен үтәргә кирәкми. Сорау сәяси. Шуңа күрә мин төгәл җавап бирә алмыйм. Математиканы татар телендә укытып буламы? Әлбәттә, була. Математика фәнен, гомумән, төрле телдә биреп була. Татар теле – чыгарма түгел. Мин татар телендә укыта алыр идемме? Зарурлык булса, укыта чакмын! Бернинди авырлык та күрмим.


Фотолар Алмаз Хәмидуллинның шәхси архивыннан


Ильяс Баһауов


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ