Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталыннан 25 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бирелә

Пенсия фонды Ана капиталы акчасының 25 мең сумын алуга гаризалар кабул итә. Сертификатка ия булган яки ия булачак барлык гаиләләр дә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү буенча гариза белән Пенсия...

Пенсия фонды Ана капиталы акчасының 25 мең сумын алуга гаризалар кабул итә. Сертификатка ия булган яки ия булачак барлык гаиләләр дә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү буенча гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала, ягъни бала туганнан соң күпме вакыт узуы мөһим түгел. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр (яки агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга тиеш гаиләләр) ул акчаны файдаланып бетермәгән булсалар, бер тапкыр ала торган 25 мең сум акчага өмет итә алалар.


Гаризаларны территориаль Пенсия фонды идарәсенә һәм шулай ук Пенсия фонды хезмәте күрсәтелүче күпфункцияле үзәккә 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Гаризада сертификат хуҗасының мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС), Ана капиталының сертификат номеры күрсәтелергә тиеш.


Ана капиталыннан бирелә торган 25 мең сум акчаны алу өчен гаризаны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Аның өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет ачарга кирәк. Бу хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлүчеләр генә файдалана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ