Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча мәктәбендә агуланган 39 кеше хастаханәдән чыгарылды

Казанбаш урта мәктәбендә норовирустан зыян күргән 39 хастаханәдән чыгарылган. Уку бинасында һәм зыян күргәннәрнең өйләрендә ахыргы тапкыр дезинфекция үткәрелгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау...

Казанбаш урта мәктәбендә норовирустан зыян күргән 39 хастаханәдән чыгарылган. Уку бинасында һәм зыян күргәннәрнең өйләрендә ахыргы тапкыр дезинфекция үткәрелгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева җиткерде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Норовирустан зыян күргән Арча районының 30дан артык укучысы авыруны  мәктәп ашханәсе хезмәткәрләреннән йоктырган, авыру чыганагы ашханә хезмәткәрләре булган, дип хәбәр ителгән иде. Укучылар арасында әлеге йогышлы чир хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен сакламавыннан, савыт-саба һәм җиһазлар дөрес эшкәртелмәүдән, азык әзерләүдә санитар-дезинфекция режимы сакланмаудан килеп чыккан.


Казанбаш мәктәбендә дәресләр хәзерге вакытта туктатылган. Ашханәне ябу турында материаллар Арча районы судына җибәрелгән. Җитәкчелеккә килгәндә, ашханә хезмәткәрләренә һәм мәктәп директорына административ хокук бозулар турында протоколлар төзелгән. Бүгенге көндә әле гаепләү белдереләчәк маддәләр билгеләнмәгән. Шунысы билгеле, җитәкче затларга штраф күләме 70 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Мәктәп директоры районара тикшерү бүлегенә гаебен танып килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ