Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча укытучысы сугыш хатирәсе белән уртаклашты

Сугыш хатирәсеСания мәчет тавындагы  мәктәп тәрәзәсеннән офык читен, басу түрендәге    теземнәргә салынган алтынсу   салам чүмәләләрен күзәтергә   ярата. Балачак елларын, яшьлеген искә төшерә. Их, ул...

Сугыш хатирәсе


Сания мәчет тавындагы  мәктәп тәрәзәсеннән офык читен, басу түрендәге    теземнәргә салынган алтынсу   салам чүмәләләрен күзәтергә   ярата. Балачак елларын, яшьлеген искә төшерә. Их, ул кахәрле балачак! Гаилә белән  Донбасста яшәгән сугыш еллары...


1941 нче елны әтисе  Шәйми абыйның  сугышка киткәндә  көрәктәй зур кулларына күтәреп: “Кызым, үскәч укытучы бул яме, киңәшемне онытма! Әниеңнең сүзеннән чыкмагыз!” – дигән сүзләрен бүген дә хәтерли әле ул.  Әгәр әтисе белән  башка күрешмәячәкләрен белгән булсамы?..


1942 нче елны әнисе Гөлчирә апа бишенче баласын   тудыргач, нәни Илсурны кулына алып: “Ничекләр туендырырмын. Ярдәмеңнән ташлама, Бер Аллам!” - дигәнен дә яхшы хәтерли ул.


Алар  яшәгән авылны немецлар чолгап алды.  Саниягә ул вакытта сигез яшь иде.   Карт-коры, хатын-кыз, балаларны, вагонга төяп, Германиягә  озатыр өчен,   якындагы станциягә җәяүләп  кудылар.


Февральнең зәмһәрир салкыны.  Иңендәге бер кат иске  калын шәленең шакмакларына кадәр тонык зәңгәр төстә икәне хәтердә.  Бара алмыйча егылганнарны фашист автоматы сагалап кына тора. Авыру, хәлсез әби-бабайлардан юлга чыккач та котылу җаен гына эзли немец солдаты. Ул хәшәрәтләрне әти-әни үстермәгән диярсең. Ачлыктан, суыктан үлеп калучылар да байтак. Илсур энесен тапканнан соң хәлсезләнеп калган  әнисе,  кулындагы яңа туган улын алып бара алмагач,  якындагы  чокырга ташлады. Немец  әллә абайламый калды, әллә күрмәгәнгә салышты,  халыкны  ары кууын белде.   Чарасызлыктан  йөрәге телгәләнгән ана һаман артына әйләнеп карый. Кирегә чабарга талпына. Янәшәсендә барган дүрт сабыен кызганып тагын  юлын дәвам итә. Атлаган саен күз яшьләренә буылып сөртенә.  Бар гайрәтен, көчен җыеп өстерәлеп дигәндәй бара. Сөт төшкән   күкрәге сызлауданмы, күңеле әрнүдәнме ыңгырашып куя.


Әнисенең күз карашы: “Кызым, энеңне ташлама, җаен табып кал янында!” – ди кебек. Мине аңлыйсыңдыр, балам, дигәндәй  әледән-әле олы кызына карап алса да, теле белән әйтергә кыюлыгы җитми. Хәер, сөйләшкәнне күрсә, немец күп уйлап тормый, автомат түтәсе белән генә тондыра. Аңламыймы соң     Сания, барын да аңлый.


Үзе дә сабый гына булган кызчык,  Ходайның хикмәте беләндер, төркемнән артта калып, энесе яткан чокырга  чаба.  Барыбер исән калмас,  ачлыктан яки суыктан   катып үләр диепме,  әллә    сизми калыпмы, аны туктатучы булмый.


Авылны чыгып берничә чакрым узгач, немецлар ялга туктала.   Гөлчирә апа       салам чүмәләсе янына елыша. Җай чыгу белән, янындагы сабыйларын    шул чүмәләгә күмә.   Коточкыч әсирлектән, үлемнән котылып калу җае чыгуны Аллаһ Тәгаләнең кодрәте дими ни дисең?


Немец солдатлары   әсирләрне     бу җирдән куалап алып китәләр. Караңгы төшкәч, Гөлчирә  апа   салам чүмәләсе  эченнән чыгып,  көч-хәл   балалары белән  кире   кайта.  Кайтышлый күпме генә эзләсәләр дә,  Илсур белән Санияне таба алмыйлар. Өенә  хәлсезләнеп  кайтып кергәндә,  нәни энесен кочаклап елый-елый шешенеп беткән кызын күреп аңын  җуйгандай була ана.


Сугыш елларында салам чүмәләсе менә шулай аларны үлемнән алып калган.  Шуңа ярата Сания басу түрендәге әлеге теземнәрне.   Тау итәгендәге алтынсу шәленә төренгән туган як  каеннары бүген бигрәк матур. Көязләнеп, кунак көткәндәй тезелешеп утыралар.


Әтисенең теләге кабул булды. Сания   32 ел мәктәптә татар теле укыта. Җай чыкканда, сугыш хатирәсен  укучыларына, оныкларына сөйли. Нинди бәхетле балачак  илендә яшәгәннәрен, тынычлыкның, рәхәт тормышның кадерен белсеннәр дип сөйли  ул.  Ә гыйбрәт алырдай сугыш хатирәләре күп әле Сания апаның күңел сандыгында. Аларны тыңлаган бер генә сабый да шәфкатьсез, кешелексез, тәрбиясез булмас.


Рәсимә Ибраева,  Арчаның 2 нче мәктәбе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ