Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның башлангыч сыйныф укытучылары Сингапур структураларын практикада карады

Бүген республиканың Арча муниципаль  районындагы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә "Дәресләрдә Сингапур системасының структураларын куллану" дип аталган район семинары...

Бүген республиканың Арча муниципаль  районындагы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә "Дәресләрдә Сингапур системасының структураларын куллану" дип аталган район семинары узды. Ул гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучыларына аталган иде. Анда Арча районы информацион-методик үзәк методисты Рауза Яхина педагоглар күрсәткән дәресләре карады һәм фикер алышуларда катнашты.


Семинарда катнашучылар Д.Гаффарованың 1 нче сыйныфтагы - әйләнә-тирә дөнья, В.Хәйретдинованың 3 нче сыйныфтагы - математика,  Г.Исмәгыйлеваның инглиз теле дәресләрен, Р.Хәбибуллинның, Л.Потехинаның мастер-классларын, Н.Гайнетдинованың сыйныфтан тыш чарасын югары бәяләде.


Рауза Яхина билгеләп үткәнчә, Сингапур структуралары аңлап файдаланылса, дәресләр бик күңелле килеп чыга. "Укучылар бер ноктага гына карап утырмыйлар. Бу структуралар балаларда кызыксыну уята", - дип саный ул. Фикер алышуда катнашкан башка укытучылар да әлеге структураларның балаларны дәрестә ялыктырмас өчен менә дигән алым булуын билгеләп үтте. Укучыларны фикерләргә, бер-береңнең фикеренә колак салырга, максатчан булырга өйрәтүдә дә Сингапур структуралары бик кулай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ