Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның "Казан арты" тарихи-этнография музеенда Тукайга багышланган күргәзмә эшли

Арчаның "Казан арты" тарихи-эногорафия музеенда халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә эшли. Анда Гадбулла Тукайның гына түгел, ә Арча төбәгеннән чыккан башка бик күп язучыларның да китап...

Арчаның "Казан арты" тарихи-эногорафия музеенда халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә эшли. Анда Гадбулла Тукайның гына түгел, ә Арча төбәгеннән чыккан башка бик күп язучыларның да китаплары урын алган. Мисал өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булган Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нияз Вәлиев шундыйлардан.



Экспозициянең үзәгендә – Габдулла Тукай фотосы, аның берничә томлы әсәрләре урнаштырылган. Шулай ук күргәзмәнең "Тукайдан илһам алып..." дигән өлешендә хәзер актив иҗат итүче арчалы язучыларның китапларын күрергә мөмкин. Музей деректоры урынбасары Шәфигулла Гарипов сүзләренчә, күргәзмәдә 300дән артык басма урнаштырылачак. Киләчәктә ул балалар рәсемнәре белән баетылачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ