Логотип Магариф уку
Цитата:

“Артистлар катнашабыз, дип торалар”

7 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында хоспислар көненә багышланган “Согрей своим теплом” дип аталган хәйрия концерты узачак. Әлеге концертны оештыручыларның берсе - “Новая м...

7 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында хоспислар көненә багышланган “Согрей своим теплом” дип аталган хәйрия концерты узачак. Әлеге концертны оештыручыларның берсе - “Новая музыка” оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анна Волченко белән шул хакта сөйләштек.


-Анна Семеновна, хәйрия концерты Бөтендөнья хоспислар көне уңаеннан уздырыла. Сезнең мондый хәйрия концертларында беренче генә тапкыр катнашуыгызмы?


-Хәйрия концертларында бик күп һәм бик теләп катнашабыз. Мәсәлән, ел саен, инвалидлар ункөнлегендә сукырлар җәмгыятендә концертлар оештырабыз. Ләкин без аны рекламаларга, аны эшләдек, моны эшләдек, дип мактанырга яратмыйбыз. Хәйрия эше безнең бурычыбыз, дип саныйбыз.


-Хәйрия концертына билетларны каян алырга мөмкин?


-Билет бәяләре кыйммәт түгел – 300 сум. Аларны С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы кассаларыннан сатып алырга мөмкин.


-Хәйрия концертларына халык күп йөриме?


-Концерт бик күңелле, бәйрәмчә булачак. Халык гадәттә мондый концертларга бик теләп, яратып йөри. Бүгенге көндә ярты залдан артык урынны тутырдык, билетлар яхшы сатыла. Җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк.


-Хәйрия концертында кемнәр катнашачак?


-Җырчы-артистлар, катнашыйк әле, дип үзләре теләк белдерде. Рәхмәт аларга! Әле узган атна ахырында гына 13 артист иде, бүген катнашырга теләүче җырчыларның саны 18гә җитте. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасихов, Рөстәм Асаев, Эльмира Калимуллина,  Алинә Шәрипҗанова, “Болгар кызлары” триосы, Ольга Федянина һ.б. Концертны Михаил Волконадский алып барачак.


Эльза ХАММАТОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ