Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана укырга тиешле 9 китап

Бала тәрбияләү җиңел хезмәт түгел. Камиллекнең чиге юк, бу эш тә һәрвакыт үсешкә омтылуны, белем һәм тәҗрибә туплауны таләп итә. Әти-әниләргә ярдәмлек булсын дип, бу саныбызда бала  үстергәндә файдасы...

Бала тәрбияләү җиңел хезмәт түгел. Камиллекнең чиге юк, бу эш тә һәрвакыт үсешкә омтылуны, белем һәм тәҗрибә туплауны таләп итә. Әти-әниләргә ярдәмлек булсын дип, бу саныбызда бала  үстергәндә файдасы тиярдәй китаплар исемлеген  барладык.


«Тәрбия берьяклы гына була алмый»


Раушания КИДРЯЧЕВА,
Яр Чаллының 83нче «Тылсымчы кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе;
балалар бакчалары өчен әзерләнгән укыту-методик комплект авторларының берсе:


– Мин үз эшемдә Ризаэддин Фәхреддиннең «Гаилә», «Нәсыйхәт I» (Малайлар өчен), «Нәсыйхәт II» (Кызлар өчен), «Нәсыйхәт III» (Зурлар өчен), «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Әдәбе тәгълим», «Әһле гыяль», «Кыз балалар вә хатыннар өчен» хезмәтләрен яратып кулланам. Ризаэддин Фәхреддиннең һәр нәсыйхәте, һәр әйткән сүзе – нәтиҗә.
(Укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге)


«Классика модадан чыкмый»


Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА,
Татарстанның атказанган укытучысы:

– Соңгы елларда күренекле галимнәр тарафыннан күп кенә педагогик системалар төзелде. Тик бу системалар ничек кенә камил булмасын, тормышта очрарга мөмкин булган барлык проблемаларга әзер җавап бирә алмый. Тормышның үзеннән алынып язылган әдәби әсәрләр исә безгә күп нәрсәне аңларга, уйланырга ярдәм итә.
(Укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге)


«Беркем дә әти-әни булып тумый»

Люция ЗАКИРҖАНОВА,
психология фәннәре кандидаты:
– Беркем дә әти-әни булып тумый. Бу – вакыт белән килә торган вазыйфа. Шуңа да үз-үзебезгә «Балабызга нәрсә кирәк?», «Аны ничек дөрес тәрбияләргә?» кебек сорауларны көннән-көн ешрак бирәбез. Бу сорауларга җавап табарга исә заман психологларының күзәтүэзләнүләре нигезендә язылган китаплар да булыша.
(Укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге)


«Әби-бабайлар да укырга тиеш»


Галия ХИСАМОВА,
Татарстанның балалар хосписы баш табибы:
– Балаларны үстергәндә без әти-әниләр, әби-бабаларыбыз туплаган тәҗрибәне кулланабыз. Әгәр инде шушы тәҗрибә генә җитмәвен тоясың, ниндидер сораулар туа икән, күбрәк укырга кирәк. Мин әти-әниләргә генә түгел, әби-бабайларга да кулларына ешрак китап алып утырырга киңәш итәм.
(Укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге)


Рамилә Уваева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ