Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар белән берлектә

2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү про...

2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Балалар бакчаларына йөрүче балаларга татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырылды.


Телләр үзләштерү ул – байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк өйрәтә башлау аеруча мөһим. Тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә балаларның шөгыльләнүләрен, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарур. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләрен киң файдаланылуда республикасы хөкүмәте ярдәм итте.


УМК гамәлгә кергәч, балаларга белем һәм күнекмә бирүдә дә үзгәрешләр барлыкка килде: балалар рус телендә аралашу күнекмәләрен үстерә, хезмәткә өйрәнә, иҗади шөгыльләнә, матур әдәбият белән күбрәк таныша, аралаша һәм үз фикерләрен әйтергә өйрәнә, сәламәтлекләрен ныгыта, физик яктан үсә, музыкаль сәләтләрен үстерә. Рус теле дәресләрендә кунакка төрле әкият, мультфильм геройлары килә. Болай эшләгәндә, бала лексиканы, сөйләм структурасын тизрәк үзләштерә. Эшчәнлекләрдә күрсәтмә материаллар, индивидуаль карточкалар, предмет уенчыклар, плакатлар кулланыла, аудио-, видеязмалар файдаланыла.


Программаны гамәлгә кертү процессында ата-аналар да актив катнаша, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр дәрестә өйрәнелгән материалны күчмә стендларда чагылдырып барабыз, рус теле атналыклары үткәреп, ачык дәресләргә чакырабыз, эш дәфтәрләрендәге биремнәрне кайбер балалар белән өйдә дә эшләргә тәкъдим итәбез. Әлбәттә, әти- әниләр, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе уңай була.


Гөлнара Нотфуллина, Балтач районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ