Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар комитетлары акча җыюны туктатырга тиеш

Ата-аналар комитеты нигезләмәсенә әнә шундый мәҗбүри пункт өстәләчәк. Бу хакта бүген  ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Тат...

Ата-аналар комитеты нигезләмәсенә әнә шундый мәҗбүри пункт өстәләчәк. Бу хакта бүген  ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.


Казанда ата-аналарның интернет җыелышы беренче тапкыр  17 ноябрьдә үткән булса,  бүген аның чираттагысы булды.


“2017 елда шундый эчтәлектәге 600 шикаять кабул ителде. Узган ел 2 мең гариза кергән иде. Кызганыч, мәгариф өлкәсендә дә ришвәтчелек фактлары кимеми”,- диде Гөлнара Габдрахманова.


Аның сүзләренчә, 1976 нчы елдан бирле комитет эшчәнлеге хакындагы нигезләмәләргә бернинди  үзгәрешләр кермәгән. Ата-аналар комитетлары белән  аңлату эшләре алып барылырга тиеш, алар үз балаларын кирәгеннән артык кайгыртып, башка ата-аналардан да мәктәп кирәк-яракларына һәм башка ихтыяҗларга акча җыюны дәвам итә.


Шунысы да мөһим, ата-аналарның интернет-җыелышы –Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова бу интернет-җыелышны уздыру идеясе ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә ярдәм йөзеннән туганын билгеләп үтә.


Алдагы җыелышлар 2018 нче елның 19 гыйнвар, 16 февраль, 23 март, 10 апрель, 18 май һәм 18 июнь көннәрендә узуы көтелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ