Ата-аналар татар теле дәресләрен кайтаруны сорап гариза яза башлады

Казанның бер мәктәбендә, татар теле дәресләрен кире кайтаруны сорап,  ата-аналардан 60-70 гариза килеп ирешкән. Бу хакта «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Адымнар» тапшыруында хәбәр ителде.

«Бу кыска гына арада эшләнгән эшләр. Әти-әниләр моны аңлап та бетермәде», — диде камерага директор урынбасары.

 

Комментарий

  1. Альмира Ибрагимова

    Укучыларның әти-әниләренә — менә аңлатып та тормадылар, чөнки мәктәпләрнең директорлары өчен өстәмә шатлык булды. Элек татар укытучыларына карата көнчелекләре дә күп иде, шуңа күрә шатлык белән безне- татар теле укытучыларын куып чыгарырлар иде. Менә минем башлангыч сыйныфта эшләү өчен дә документым бар…. Ләкин- тизрәк чыгып китсен дип, продлённый группада гына эшне бирә һәм ничек тизрәк куып чыгарасын белми. Гафу итегез, эчләрем яна, мәктәпкә 32 ел биреп, йөрәкләрем түзми, ә бирелгән дәресләрне(татар теле буенча) миннән соңрак килгән укытучыларга бирә. Татар теле укытучыларын үз вакытында шундый авырлык белән таптылар, ә бүгенге көндә безне таптадылар… Мин куркып язмыйм, эшләгән урынымны да язам. Мин Васильевода. 2 номерлы мәктәбендә эшлим. Директор шатланып минетизрәк мәктәптән чыгып китсен иде, диеп көтеп тора.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *