Аттестация куркыныч түгел

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Хәзерге заман мәктәбендә иҗади уйлаучы, белем бирүнең заманча методлары һәм технологияләре белән коралланган, диагностика ясауның психологик, педагогик алымнарын белүче, үз эшенең соңгы нәтиҗәләрен анык күзаллаучы укытучылар эшләргә тиеш. Укытучының һөнәри компетентлыгын, ягъни шәхси һәм һөнәри белем, күнекмәләрен гамәли яки фәнни эшчәнлектә эшлекле куллана белү осталыгын үстерү мәсьәләсе дәүләткүләм проблема булып тора. Әлеге проблеманы чишү өстенлекле юнә­лешләрнең берсе булып санала.

Мәгариф өлкәсендә алып барыла торган теләсә кайсы үзгәртеп кору чараларының үзәгендә укытучы тора. Педагогик субьект буларак мондый статусы аннан үз эшчәнлеген кыска вакыт эчендә заман таләпләренә туры китереп яңача оештыра белү таләбен куя. Шундый педагог белән генә белем сыйфаты турында сүз йөртеп була, ә белем сыйфаты – җәм­гыятебез үсешен, милли үзаңны, милли мәдәниятебезне күрсәтә торган критерийларның берсе.

Укытучының компетентлы педагог булуын, заман белән бер дәрәҗәдә атлап баруын ничек бәяләргә? Шушы максаттан чыгып, дәүләт педагогик хез­мәткәрләргә аттестация уздыру сис­те­масын булдырды. Белүебезчә, һәр биш ел саен укытучы үзенең башкарган ва­зифасына туры килүен яки тагын да югарырак квалификация категориясенә лаеклы икәнен исбатлый ала. «Аттестация» сүзе – үзе бик үк татлы сүз түгел. Бу сүзне ишетүгә, кемнеңдер тез буыннары калтырый, кемнедер тирән борчылу һәм курку биләп ала. Ник дигәндә, бу процесс – педагогның эшчәнлеген, белемен, осталыгын бәяли торган имтихан инде ул. Педагогик белем алган укытучы ирешелгәннәрдә туктап кала алмый, профессиясендә даими камилләшеп, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешеп, үз квалификациясен күтәрүгә омтыла. Шулай итеп, укытучылар бер-берсеннән һөнәри осталыклары буенча аерыла. Сүз дә юк, шуңа бәйле рәвештә хезмәт хакларында да аерма булырга тиеш. Болардан чыгып, шуны әйтә алам: үсеп килүче буынны белемле итү – дәүләткүләм бурыч, шуңа күрә хакимият педагогның профессиональ компетентлык дәрәҗәсен контрольдә тотуны үз өстенә ала. Педагогик кадрларга аттестация уздыру ике яклы процессны хәтерләтә: укытучы өчен профессиональ үсеш, үз статусын күтәрү, тагын да зуррак перспективага исәпләнгән бурычлар кую мөмкинлеге бирсә, дәүләткә исә җәм­гыятьне югары класслы профессионаллар, вакыт таләбе, фән-техника алгарышы режимында эшли алучы яхшы остазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Аттестация узу, карап торышка бик мәшәкатьле эш булып күренсә дә, бер урында гына тукталып тормаган, дәрес бирү белән генә чикләнмичә, укучыларының олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә катнашуына җитәкчелек иткән, үзе дә профессиональ конкурсларда актив катнашкан укытучы өчен алай ук куркыныч процедура түгел, минемчә. Эшчәнлегеңнең уңай нәтиҗәләрен исбатлый торган документларыңны, белешмәләреңне системага салып, эксперт комиссиясенә тапшырырга әзерләргә генә кирәк. Әмма бу эш кемгәдер вакытны бушка әрәм итү булып тоелырга мөмкин. Мондый укытучыларны да аңлап була: алар өчен беренче урында – балалар, балаларга багышлыйсы вакыт читкә китә кебек, үзенең яхшы эшләвен кемдер каршында исбатлап тору хаҗәте юк дип саный алар. Шуңа күрә аттестация турындагы закон, биш ел саен бу процедураны узуны мәҗбүри куйса да, укытучыга сайлау мөмкинлеге дә калдырган.

Тәфсилләбрәк.

Добавить комментарий