Аты-юлы белән…

Күбебезнең әле кичә генә рәтләп сөйләшә дә белмәгән сабые урамнан әдәпсез сүзләр «ияртеп» кайткалый. Әлбәттә, башта мондый көтелмәгән хәлдән югалып калабыз…

Балагыз гаиләгездәге әдәп-әхлак торышына туры килмәгән сүзләр куллана башлады, ди. Нишләргә? Иң элек әйләнә-тирәгезне барлап чыгыгыз, өлкәннәрдән берәрегез вакыт-вакыт әшәке сүзләр әйтеп куймыймы? Шуларны ачыклагач, балагыз әйткән бу сүзләр белән көрәшә башлагыз. Шартлы рәвештә әлеге көрәшне өч «фронт»ка бүләргә мөмкин. Беренчесе – 3-4 яшьлек, икенчесе – 7-10 яшьлек һәм өченчесе 14-16 яшьлек балалар өчен.

сүгенүБеренче фронт
Сабыегыз, гәрчә бик ачык итеп әйтә алмаса да, әдәпсез сүзләр чыгара башлаган икән, бу хәлдән аның үзе алдында зур проблема ясамагыз. Уен-көлке белән үткәреп җибәрергә тырышыгыз. Балагыз өйрәнеп өлгергән ямьсез сүзне башка бер гадәти кәлимәгә алыштырыгыз. Билгеле булганча, күп сүзләрнең бер яки ике хәрефен үзгәртү юлы белән бөтенләй башка мәгънәдәгесен ясарга мөмкин. Монда да шушы ысулны кулланыгыз. Аннан соң «үзгәртелгән вариант»ны берәр җөмлә яки шигъри юлга кертегез. Соңрак шигъри юл эчендә дә башка сүз белән алыштырыгыз.
Шушы рәвешле «дошман»ны җиңә алсагыз да, тынычланырга ашыкмагыз, алдагы көрәшкә әзерләнегез. Сабыегыз бераз үсә төшкәч, «әдәпсез»ләр тагын баш калкытырга мөмкин.

Икенче фронт
Менә ул җиде яшенә җитте һәм колакка ятышсыз кәлимәләр тагын ишетелә башлады. Хәзер инде ул аларны очраклы гына түгел, ә олыларга, зуррак балаларга охшарга тырышып әйтә. Эш шунда: нәкъ менә шушы яшьтә балаларның олы кеше буласы килә һәм өлкәннәрнең бөтен «кыланмыш»ларын үзләштерергә омтылалар. Аның әдәпсез сүзләренә игътибар бирүегезне артык нык сиздермәскә тырышыгыз. Өлкәннәрнең әлеге ямьсез гадәтен «үзләштерергә» тырышуы белән нәрсә аңлатмакчы була икән ул? Тыныч кына шушы хакта сораштырыгыз. Сәбәбен белгәннән соң, аның бу хис-кичерешләрен белдерү өчен әдәби сүзләр сайлагыз. Тормышта уңышка ирешкән кешеләрнең, гадәттә, сөйләмнәре күркәм булган өчен хөрмәт, ихтирам казануын әйтегез. Кайбер шәхесләрне мисалга китерегез.
Тырышлыгыгыз бушка китмәс, бу бәладән котыла алырсыз, тик сезне тагын бер көрәш көтә әле.

Өченче фронт
Балагызга инде 14 яшь тулды. Ул паспорт алды, димәк, үз эшләре, сүзләре өчен хисап тотарга тиеш. Шушы яшенә җиткәч тә теге гадәтенең «кире» әйләнеп кайтканын күрсәгез, реакциягез каты булсын. Аның бу гамәленә, әхлак кысаларыннан чыкмыйча гына, үз фикерегездә нык торган хәлдә, нәфрәтегезне белдерегез. Алдагы еллардагы сөйләшүләрне һәм мисалларны исенә төшерегез. Әдәпсез сүзләрнең килеп чыгышы, тарихы хакында сөйләгез. Бүгенге көндә кемнәр куллануын үз күзе белән күрсен дисәгез, җомга көнне кич белән сыраханәләр тирәсендә йөрегез, сүгенеп сөйләшүчеләрнең оясы шунда. Икенче юлы берәр мәдәни чарада булып, зәвык белән киенгән, әдәби телдә матур итеп сөйләшкән кешеләрне күреп кайтсын. Уйлана белә торган яшүсмер ишеткәннәреннән, күргәннәреннән тиешле нәтиҗә ясар, әдәпсез сүзләр куллануның бер ахмаклык кына икән төшенер.

Язучылар, җырчылар һәм башка шәхесләр: «Ә сез сүгенәсезме?» дигән сорауга җавап бирде.

Миләүшә ХИСМӘТУЛЛИНА,
Казанның 6нчы балалар сырхауханәсе психологы.

Фото: www.sun-hands.ru

Добавить комментарий