Авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләү

(Ата-аналар җыелышында чыгыш)

Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы,

Лениногорск районы Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләү өчен тиешле шартлар бармы?

Хөрмәтле ата-аналар! Әлеге сорау сезне дә, мөгаллимнәрне дә, дәүләт эшлеклеләрен дә бик күптәннән борчый. Шунысы бәхәссез: авыл мәктәбендә белем-тәрбия алуның отышлы һәм отышсыз яклары бар. Әйдәгез бу факторларны төркемнәрдә ачыклыйк.

(Ата-аналар ике төркемгә бүленеп фикер алыша, һәр төркем үз җавабын тактада ясалган таблицага терки.)

 

Авыл мәктәбендә укуның отышлы яклары Авыл мәктәбендә укуның отышсыз яклары
  • Хезмәт тәрбиясе
  • Бала табигатькә якын
  • Һәр укытучы баланың гаилә хәленнән хәбәрдар, димәк аңа индивидуаль якын килә ала
  • Бала саны аз булганга, укучы һәр дәрескә әзерләнеп йөри
  • Өстәмә белем бирү шартлары азрак
  • Кадрлар кытлыгы
  • Уку өчен кирәкле компьютерлар һәм башка техник җиһазлар белән җитәрлек тәэмин ителмәү
  • Талантлы укучыларга үсү мөмкинлекләре аз

 Фикер-җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Күргәнебезчә, уңай якларны истә тоткан хәлдә, тискәре факторларны киметү юнәлешендә эшлисе бар әле. Ник дигәндә, яңа заман яңа таләпләр куя: һәр укучы – азкомплектлы авыл мәктәбендә укыймы ул яисә зур шәһәр мәктәбендәме – бертигез сыйфатлы белем һәм тәрбия алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, ягъни югарыда искә алынган “отышсыз” факторлар юк дәрәҗәсенә җиткерелү мөһим икәне аңлашыла.

Бүген безнең мәктәп квалификацияле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Укучыларыбыз муниципаль һәм республика күләмендә үткәрелә торган ярышларда даими катнашалар. Заманнан артта калмыйбыз: балалар күпсанлы халыкара, федераль дәрәҗәдәге дистанцион конкурс, викторина, олимпиадаларда да урыннар яулыйлар.

Дөрес, авыл җирендә спорт комплекслары, музей, театрлар юк. Тик баласының язмышына битараф булмаган ата-ананы бу да туктатмый. Республикада транспорт челтәре камил эшли, күбебездә җиңел машиналар бар, мәктәп автобуслары да юлда йөрү мәсьәләсен уңай хәл итә ала.

Белем бирү оешмасының учреждениесенең дәрәҗәсе техник ресурслар  – компьютерлар, интерактив такталар саны белән генә дә билгеләнми. Федераль дәүләт белем бирү стандарты укыту-тәрбия бирүнең шартларына – кадрлар белән тәэмин ителеш, тиешле материаль-техник база, финанслау мәсьәләләренә генә түгел, ә, иң беренче чиратта, уку-укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә катгый таләпләр куя, чыгарылыш сыйныф укучысының төгәл портретын тасвирлап бирә. Шул портретны тулыландыра торган берничә сыйфатны атап үтик.

Чыгарылыш сыйныф укучысы үз илен, туган ягын яратучы; туган телен камил белүче; үз халкын, аның мәдәниятен, рухи традицияләрен хөрмәт итүче; гаилә, җәмгыять, күпмилләтле илебез, кешелек кыйммәтләрен аңлаучы; актив рәвештә дөньяны өйрәнүче; гомере буена гыйлем туплауның әһәмиятенә инанучы, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы булырга тиеш. Менә шундый шәхес тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз.

Психологлар фикеренчә, бала шәхесе биш яшькә инде формалаша. Димәк, мәктәп яшендәге баланы тәрбияләү, аның дөньяга карашын формалаштыру бик катлаулы процесска әйләнә. Яна стандартларга күчкән шартларда ул эш тагын да кыенлаша, чөнки бала элеккечә укыту-тәрбия объекты булудан туктый. Без аңа үзе куйган максатларга ирешә белүче, кызыксынуларын үзе билгеләп, шуларны үстерүче шәхес булып формалашуда ярдәм итәргә тиешбез. Тәрбия сәгатьләрендә нотык сөйләп кенә баланы үзаңлы итү авыр. Билгеле булганча, бала үз гаиләсендәге тормыш итү рәвешен үрнәк итеп ала. Шуңа да гаилә һәм мәктәп бер сүздә булып, бер максатны (җәмгыятьтә лаеклы урынын таба алырлык, төрле тормыш ситуацияләрендә югалып калмаслык шәхес тәрбияләүне) күздә тотып эш иткәндә генә нәтиҗә уңай булачак.

Йомгаклап, шуны әйтә алам: авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләрлек бөтен шартлар да бар. Бездән балаларга карата булган мәхәббәтебезне, игътибарыбызны дөрес юнәлешкә җибәрү генә сорала.

Июнь 22, 2015.

(Бөтенроссия “Авыл укытучысы — 2015” бәйгесенең абсолют җиңүчесе Резедә Мөстәкыймова әлеге язма белән I турда катнашты).

II турда катнашкан эш.

Добавить комментарий