Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды (ФОТО)

«Авыл укытучысы – 2014» бәйгесенең III этабы 25 сентябрьдә Мәгарифне үстерү институты бинасында узды. Биредә бәйгенең алдагы этабында җиңгән ун укытучы үз предметлары буенча мастер-класс күрсәтте. Ала...

«Авыл укытучысы – 2014» бәйгесенең III этабы 25 сентябрьдә Мәгарифне үстерү институты бинасында узды. Биредә бәйгенең алдагы этабында җиңгән ун укытучы үз предметлары буенча мастер-класс күрсәтте. Аларның эшен мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Бәйгене "Мәгариф" журналы редакциясе ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә уздырды.


башарова 3 тур
Рәмзия Бәшәрова


Рәмзия Бәшәрова, Кукмара районының  Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  (I урын), Илсөяр Җамалиева, Алексеевск районы 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (II урын), Лилия Шакиртянова, Азнакай районы Актүбә эшчеләр поселогындагы 3 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы (III урын) җиңүчеләр дип табылды. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Флүсович Миргалимов йомгаклау сүзе белән чыкты, әлеге бәйгедә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.


катаншучылар 3 тур
Катнашучылар.


жюри элэргэ
Жюри.


Мастер-класстан фотосурәтләрне биредә карап була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучы халкын җанландырып алган конкурс артта калды. Финалда катнашучы буларак, 9 хезмәттәшемә һәм гадел хөкем чыгаручы "казыйлар"га олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мастер-класс күрсәтүчеләр һәрберсе дә иҗади якын килеп, бер-берсен кабатламый торган, оригиналь дәрес өзекләре күрсәттеләр һәм үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үзен бик тыйнак күрсәтүче, һәр сүзен үлчәп сөйләшүче һәм нинди генә очрак булса да салкын канлылык саклый белүче баш мөхәрриребез Илдар әфәнде Миргалимовка кечкенә генә бер киңәшем бар. Төп оештыручы буларак, жюри әгъзаләренең бәяләренә иң ахыргы нәтиҗәне Сез куярга тиешсез. Таяк ике башлы: бәяләүне никадәр демократик итеп оештырырга тырышсак - ул шулкадәр үк "бәйдән ычкынып китәргә" мөмкин. Шулай ук конкурс барышында жюри әгъзаләре алмашынырга тиеш түгел. Тәртип саны буенча "2" номерлы казый чыгып китте һәм аның урынына "урамнан" кемдер кереп утырды. Мин бу күренешне "тишеккә ямау" дип саныйм. Чөнки ул кеше үзе караган мастер-классларга бәяне, алдагы ясалган чыгышлар белән чагыштырып, куя алмый. Аның күлында күренгән "10" баллы табличкалар аркасында иң көчле мастер-класслар түбән тәгәрәде. Бәлки мин хаклы да түгелмендер. Ләкин күңелдәгене сезгә җиткергәч тамактагы төер юкка чыгар кебек тоела. Тагын бер кат рәхмәт әйтеп, хаталанган булсам гафу үтенеп калам. Әтнә районы, Күәм урта мәктәбе, Садриев Равил. Автор: Равил, Әтнә, Күәм.

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ