“Авыл укытучысы — 2014” бәйгесе җиңүчесе – Тамбовта авыл укытучылары съездында (ФОТО)

Ул — Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылындагы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Вәккас кызы Бәшәрова. Эш стажы – 22 ел.

башарова тамбов обр

Р.В.Бәшәрова «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Флүс улы Миргалимов белән.

Тамбовта уза торган “Россиядә авыл мәктәбе: сыйфат, үтемлелек, профессиональлек” дип аталган бөтенроссия съезды быел икенче тапкыр оештырылды. Оештыручылар – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бөтенроссия педагоглары җыены ”гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Җыенда 500 гә якын делегат катнаша. Алар авылда укучыларга сыйфатлы белем, рухи-әхлакый һәм өстәмә белем бирү мәсьәләләре турында фикер алыша. Авыл җирлегендә белем бирү оешмаларының төрле модельләре, авыл укытучысының потенциалы һәм авыл үсешендә мәктәпнең роле хакында фикерләшә.

Добавить комментарий