Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе: ата-аналар җыелышында файдалану өчен, укытучыга әзер материал тәкъдим ителә

"Мәгариф" журналы тарафыннан оештырылган "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе башлану белән, укучыларбыздан бик күп фикерләр килде. Аларның берничәсе белән сезне дә таныштырып китәбез.Конкурс бик мәртәбәле...

"Мәгариф" журналы тарафыннан оештырылган "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе башлану белән, укучыларбыздан бик күп фикерләр килде. Аларның берничәсе белән сезне дә таныштырып китәбез.


Конкурс бик мәртәбәле булырга охшап тора. Исеме үк күңелгә ятышлы, шул ук вакытта бик күпләрне уйланырга, нәтиҗәләр ясарга этәрәчәк, мөгаен. Әйтер сүзе булганнарга бик кирәкле, бик отышлы форсат бу! Хәерле сәгатьтә булсын! Тәнзилә НУРИЕВА,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Афәрин, журналга заманча, яңа идеяләрне кертеп кенә торасыз! Минем кебек, төп педагогик эшчәнлеге XX гасырга караган укытучыларга да, заманадан калышмыйча, алга атларга ярдәм итәсез. Рәхмәт Сезгә!
Роза КУТУЕВА,
Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Мәгариф» журналы элеккеге елларда да бик мавыктыргыч конкурслары белән аерылып тора иде. Анда укучыларым да, үзем дә актив катнашып килдек. Призлы урыннар да яуладым, истәлекле бүләкләрем дә шактый. «Авыл укытучысы» конкурсы да бик вакытлы һәм бик кирәкле чара булды дип саныйм. Авыл укытучыларына үзләрен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык әйтеп бирергә мөмкинлек тудыру – журнал хезмәткәрләренең табышы. Конкурска килгән язмалар белән җитәкчеләребез дә танышып, авыл мәктәпләренә игътибарны тагын да арттырсалар, бу чара максатына икеләтә ирешәчәк.
Миләүшә ЗАРИПОВА,
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Узган елны да Сез башлаган конкурс миндә һәм бик күп мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уяткан иде. Күпләргә, шул исәптән миңа да, җиңү насыйп булмады, әмма җиңүчеләр белән кызыксынып бардым, алар, чыннан да, лаеклылар иде. Сез башкарган хезмәт мактауга лаек. Ата-аналар җыелышында файдалану өчен укытучыга күпме әзер материал тәкъдим итәсез бит.
Лениза ФӘТТАХОВА,
Актаныш районы Богады төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Быелгы «Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү» дигән тема бик урынлы сайланган. Беренчедән, тәрбия темасы – хәзер иң актуаль тема. Әхлаклы, тәрбияле җәмгыятьнең генә киләчәге бар. Икенчедән, конкурска җибәрелгән эшләр укытучыларга җыелышларда куллану өчен әзер чыгышлар тупланмасы, кызыксынган ата-аналар өчен дә ярдәмлек булып тора. «Авыл укытучысы» конкурсын оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Миләүшә ШӘЙХУЛОВА,
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Бәйгенең I турына килгән эшләр белән биредә танышырга була.


I тур җиңүчеләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ